Икенче тапкыр балага узуым аяз көнне яшен суккандай булды. Миңа 42, иремә 48 яшь. Ирем Фәнис заводта инженер булып эшли, мин – зур оешмада баш хисапчы. Тормышыбыз инде җайга салынган, уңайлы, рәхәт бара. Җәен – диңгезгә, кышын шифаханәгә йөрибез. Кызыбыз Алия мәктәпне укып бетерде. Ә монда менә сиңа мә – кечкенә бала!
Башта иремнән качып кына аборт ясатырга уйлаган идем, хәтта хастаханәгә шалтыратып, барысын да белешеп тә куйдым. Ул кичне бүгенгедәй хәтерлим, кичә генә булган кебек. Мин диванда утырам, телевизордан ниндидер кино бара. Үзем экранга карасам да, уйларым – әллә кайда күктә. Ә соңыннан иремә:
«Фәнис, мин авырлы. Нишлибез?» – дидем.
Ә Фәнис миңа сәер генә карады да:
«Ничек инде нишлибез – табабыз. Олыгайган көнеңдә сиңа күңелсезләнергә ирек бирмәс», – диде.
Мин иремә соңлап бала табуның куркынычы турында, баланы табу гына түгел, әле аякка да бастырасы булуын сөйләргә тотындым. Тик Фәнис мине ишетергә дә теләмәде.
«Бөтен авырлык та уза ул, табабыз», – диде.
Шулай итеп, улыбыз Камил дөньяга килде. Соңлап туса да, бик тансык, яраткан улыбыз, шушы нәни генә төенчек бер мизгелдә дөнья кендегенә әйләнде дә куйды!. Барысы да: ирем дә, кызым да, әби-бабалары да булышты.
Әти-әниләр:
«Без инде оныкларның балаларын көтә идек, ә монда оныкчыклы булдык!» – дип аптыраулы сөенде.
Камилгә 8 ай тулгач, кисәк кенә ирем үлеп китте: тромб өзелде. Сөйләп-аңлатып бетерә алмаслык хәсрәт иде. Мин 2 бала белән берүзем калдым. Олысын институтта укытырга кирәк, ә Камил бөтенләй сабый гына. Әби-бабалары мине ярдәмчесез калдырмаса да, иремне югалтуны бик авыр кичердем, бу кайгыдан бик озак аңга килә алмадым. Аның белән планнарыбыз бик күп иде шул: улыбызны аякка бастырырга, оныклар сөяргә, сәяхәт итәргә хыялланган идек.
Тик иремнең «аягы җиңел» булды. Шуннан соң гаиләмдә бер-бер артлы үлем китте. Ярты ел да узмады, кайнатам Рифкать үлеп китте.
Аның артыннан үземнең әни авырый башлады. 3 стадия онкология иде. Минем әти белән әни авылда яши, аңа даими рәвештә табибка йөрергә кирәк булгач, әнине шәһәргә алып килдем. Хәзер мин өй, балалар, авыру әнием һәм кайнанам арасында әвәрә килеп йөрдем. Ул вакытта кайнанам, олы хатын-кызга караганда, күбрәк ярдәмгә мохтаҗ бала-чагага охшап калган иде. Бер ел эчендә улыңны да, иреңне дә югалтуны һәркем дә сынмый-сыгылмый гына кичерә алмый шул. Ул да үзенә игътибарны Камилдән дә ким таләп итмәде.
Мин әтине авылдагы йортны сатарга кыстадым. Бу акча, шәһәр читендә булса да, кечкенә генә фатир алырга җитәр иде. Тик әти бу хакта ишетергә дә теләмәде, «шәһәр тормышы минем өчен түгел» диде. Әни шәһәрдә, әти авылда берүзе булгач, авылдагы күрше апага шалтыратып та хәлләрен сораштырып тордым. Күрше апа «әтиең еш эчә башлады» дип зарланды.
Әтигә ялындым-ялвардым, эчеп йөри торган вакыт түгел, дидем. Ә ул мине тынычландырган була:
«Борчылма, бар да тәртип. Кордашлар белән әзрәк утырып алганнан нәрсә була, пенсия алдык бит», – дип аклана.
Могҗиза булмады, ярты елдан соң әни вафат булды, ә әти тагын да ныграк эчә башлады.
Әни үлеп 1 ел узгач, кызым Алия кияүгә чыкты, һәм аерым яши башладылар. Улым Камил тормыш ямем булды. Ул миңа яшәргә, алга таба көрәшергә көч бирде. Теге вакытта аборт ясатырга теләвемне, ә иремнең: «картлык көнеңдә сиңа күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәс» дигән сүзләрен бик еш искә төшердем. Ә бит ул «безгә» димәде, ә нәкъ менә «сиңа» дип әйтте, әйтерсең, гомеренең кыска буласын, үзенең бу көннәрне күрмәячәген алдан белгән...
Камил әйбәт укыды, сәнгать мәктәбен тәмамлады, дуслары да күп булды. Аның өчен беркайчан да йөзем кызармады. Аның чыгарылыш кичәсендә дә елап утырдым, мәктәпне көмеш медальдә тәмамлаган улым белән чын күңелдән горурландым. Өстәвенә, шундый чибәр ул!
Камил дә әтисе юлыннан китәргә булды, техник ВУЗ сайлады һәм анда бер мәшәкатьсез бюджет бүлегенә укырга керде.
Ә соңыннан ул гашыйк булды...
Диана аның беренче йөргән кызы булды. Мәктәптә, ишегалдында дус кызлары булды аның, тик алар бөтенләй башка, балаларча мөнәсәбәтләр иде.
Берсендә, алдан кисәтеп тормыйча гына, дачадан өйгә вакытыннан алдарак кайттым. Бу вакытта Диана безнең фатирда, кухняда ашарга әзерләп йөри иде. Мине күргәч югалып калды.
«Исәнмесез, мин сезнең оныгыгызның йөргән кызы Диана булам...» – диде, оялып кына.
Мин аны төзәтеп тормады, тик аның бу сүзләре колагымны «кисте».
«Танышуыма бик шат. Ә Камил кайда?» – дидем аны-моны сиздермәскә тырышып.
«Ул ваннада», – диде Диана.
Безнең фатирда бөтен тавыш та бик әйбәт ишетелә. Камил ваннадан чыккач, Диана аңа «әбиең килде» диде. Камил аптырап калды булса кирәк, бүлмәгә керде дә мине күрде. Бу вакытта мин көзге янында басып тора идем, шунда чагылышымны күрдем дә Диананың сүзләрен кабат искә төшердем.
«Оныгыгызның йөргән кызы...»
«Ой, әни, бу – синмени? Алайса, Диана «әбиең килде» диде, аптырап калдым...» – диде.
«Улым, мин шундый бик бетәшкән кыяфәттәме? Кызың мине әбиең дип уйлады...» – дидем.
«Син нәрсә инде, әни, син – иң чибәре, иң матуры», – диде улым, яныма килеп, ике битемнән үбеп алды.
Улым мине йомшак кына кочаклады. Ул бик иркә, назлы малай булып үсте. Мин бернәрсәгә дә үпкәләмәдем, Камилне бик яратам бит.
Тик Камилне мин генә түгел, Диана да ярата булып чыкты һәм улымның яратуы бары тик аңа гына булуын теләде. Ул Камилнең бөтен нәрсәне дә миңа сөйләп баруын, аныңча вак-төяк нәрсәләр буенча да минем белән киңәшүен теләмәде. Һәм Камил Диана «кубызына бии» башлады. Ә берсендә өйгә кайткач, «җитди сөйләшергә кирәк» дип сүз башлады.
«Әни, без Диана белән бергә яшәп карарга телибез. Мин аны бик яратам. Мин Дианага безнең фатирга күчәргә тәкъдим иттем. Тик аның икәү генә, аерым яшисе килә...» – диде Камил.
Мин улымны игътибар белән тыңладым, тик ул беравык тынып калды, күрәсең, фикер туплагандыр.
«Әбекәйне үзеңнең яныңа ал да, ә без аның фатирында яшәрбез», – диде улым.
«Ә син нишләп әбиең моңа ризалашыр дип уйладың әле?» – дидем.
«Ну, минем өчен күндер инде аны», – диде улым, күзләрен тутырып карап.
«Ә минем аның белән яшисем килә микән соң? Нигә сорамыйсың? Ул минем әни дә түгел, ә кайнанам гына. Ул – шактый катлаулы холыклы кеше. Аның янына атнасына бер тапкыр барып ашарга пешереп, җыештырып кайту да миңа җитеп ашкан, улым. Аның белән бергә яшәү артык, хәтта синең хакка да», – дидем.
«Ну, рәхмәт инде сиңа, әни», – диде улым, үпкәләп.
Психланып чыгып китте. Шул вакытта «нинди өйләнү сиңа, балакаем, сабый гына бит әле син» дип уйлап куйдым.
Бер атна узды, берсендә өйгә кайттым, ә өстәлдә Камилдән записка.
«Әни, мин Дианада яшәп торам», – дип язылган иде.
Әле моңа кадәр бервакытта да улым белән болай озакка аерылышкан булмады. Улымның инде үсеп буй җиткәнен һәм аны үземнән җибәрергә кирәклеген күңелем белән аңлыйм, тик нәрсәдер тынгы бирмәде. Бәлки, бу – гап-гади хатын-кыз көнчелеге генә булгандыр.
Кызыма да зарланып алдым, аның мине аңлавын теләдем. Тик Алия:
«Әни, тынычлыкта калдыр инде шуларны. Яшәсеннәр рәхәтләнеп», – диде.
Улымны бик сагындым, еш шалтыраттым. Тик: «Әни, минем эшем бар, әйдә соңрак сөйләшәбез», – дигән сүзләрне генә ишеттем.
Ә миңа бит нибары аның хәлләре яхшы булуны гына белергә, ишетергә кирәк иде. Ялларда кунакка килегез, дип чакырдым. Тик ялларда Диана белән планнары бар икән. Сиздермичә генә, күңел түрендә генә ачуым уянды.
«Тагын шул Диана инде, чукынып киткере...» – дип уйладым.
Тик аны-моны сиздермәдем, улым белән болай да катлаулырак мөнәсәбәтләрне тагын да бозасым килмәде, шуңа бөтен үпкә-ачуымны эчемдә тоттым.
Камил институтта укыган вакытта әтисе үлгәнгә пенсия, шулай ук ярыйсы гына социаль пенсия алды.
Ул әтисе кебек үк инженер булырга хыялланды, ә ахыр чиктә, Диана үгетләве аркасында, әтисенең төзелеш материаллары сата торган фирмасына эшкә урнашты.
Камил эшен яратмады, тик Диананы яратты, шуңа күрә ул нәрсә теләсә, шуны эшләде. Күрәсең, хатынын яраткан һәр ир-ат шулай эшләргә тиештер инде, ә әнисен яраткан кеше нишләргә тиеш икән?
Дианага бик ачуым килде, күңелемнән генә улымның башка кыз белән булуын теләдем. Аның Диана белән аерылышуын теләдем. Улымның йөргән кызының әтисендә ялчы булып түгел, ә үз һөнәре буенча эшләвен теләдем.
Камил миңа озакламый әби булачагымны хәбәр иткәч, мин бу хәбәргә сөенмәдем.
«Синең Дианаң өчен мин беренче көннән үк әби инде», – дидем.
«Ярар инде, әни, кабат башлама...» – диде улым.
Мине кызым да, оныгым да тынычландырмады. Барыннан да мине бигрәк улым борчыды.
Камил мине үзләренә кунакка чакырды, тик минем Динаны күрәсем дә килмәде. Тора-бара аны бөтенләй күралмый башладым, хәтта аңа начарлык та теләдем. Алай ярамаганын да бик яхшы аңлыйм, тик башкача булдыра алмыйм. Бу кызый мине улымнан мәхрүм итте.
Беркөнне Камил шалтыратты һәм Диананың баласы төшүен әйтте. Бу хәлдә үземнең гаеп барлыгын да бик яхшы аңлыйм. Уйлар чынга аша дип саный идем. Бу бала дөньяга туарга тиеш түгел дип, бер генә уйламадым мин...
Соңгы вакытта намазга өйрәнә башладым, догалар укып-ятларга тырышам. Эчүгә сабышкан әтием, мине истерикалары белән тәмам изалап бетергән кайнанам, кызым, улым һәм яратмаган киленем өчен дога кылам. Туарга да өлгермәгән оныгым рухына да көн саен дога багышлыйм. Улым белән мине бәйләп торган күзгә күренмәс җепне өзәргә, улымны, ниһаять, үземнән «җибәрергә» тырышам, тик әллә ни барып кына чыкмый әлегә...