«Кадер кичәсе»: нинди дога укырга, төнне ничек үткәрергә
Тиздән мөселманнар өчен елның иң мөһим төне – Кадер кичәсе җитәчәк, ул төндә Аллаһ тәүбә иткәннәрнең гөнаһларын кичерә. Рамазанның соңгы ункөнлегендә булучы Кадер кичәсен ничек белергә һәм ничек үткәрергә?

Аллаһ бу төнне гыйбадәт кылган кешенең гөнаһларын кичерер
Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «Ләйләтүл кадр» – «тәкъдир, кодрәт, бөеклек төне» яки «хөрмәт» дигәнне аңлата. Татарча аны «Кадер кичәсе» дип йөртәләр. Аллаһы Тәгалә бу төнне гыйбадәт кылып уздырган кешенең бөтен гөнаһларын кичерә. Нәкъ менә әлеге төндә кешелеккә Коръән иңдерелде. Бу хакта 97 нче «әл-Кадр» сүрәсендә әйтелә:
«Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең ни икәнен син белмисең. Кадер кичәсе 1000 айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил) Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткезер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».
Хәдисләрдә әйтелгәнчә, бу төндә кылынган теләсә нинди изге эшләр, хәтта зур булмаганнары да, 1000 ай дәвамында башкарылган изге гамәлләр белән бертигез булачак. Кем дә кем аны сәҗдә кылып уздырса, 83 ел һәм 4 ай дәвамында өзлексез дога кылган кебек савапка лаек булачак. Бу төнне кешеләр язмышына үзгәрешләр кертелә, ә Аллаһы Тәгалә ялваручының үтенеченә җавап бирә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кадер кичәсенең билгеләре
Кадер кичәсенең төгәл көнен хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) дә беркайчан да әйтмәгән, ләкин хәдистә аның турында болай дип әйтелә: «Кадер киченең якынлашуын рамазанның соңгы 10 көнлегендә так санлы төннәрнең берсендә көтегез». Ягъни аны рамазан аеның соңгы ункөнлегендә, атап әйткәндә, так саннарда – 21 нче, 23 нче, 25 нче, 27 нче һәм 29 нчы саннарда табарга мөмкин. Мөселманнар өчен изге айның соңгы ункөнлеге Татарстанда инде 20 мартта башлана.
Монардан тыш, Кадер киченең җитүен күрсәтүче билгеләр дә бар:
1) Төн тыныч һәм явым-төшемсез, күк йөзе болытсыз була.
2) Ул җирле климат өчен эссе дә, салкын да булмый.
3) Бу төндә балкышны күрергә мөмкин.
4) Күк йөзе аяз һәм ай якты була.
5) Йолдызлар атылмый.
6) Иртән кояш нурсыз булып, йомшак кызыл төстәге диск белән чыга.
Шулай ук дин тотучылар бу төндә аеруча тынычлык һәм рәхәтлек тоюларын да әйтәләр.
Кадер киченең төгәл датасы билгесез булуда аерым бер зирәклек бар. Әгәр аның кайсы көнгә туры килүен һәркем белсә, кешеләр ялкауланыр, һәм башка төннәрдә гыйбадәт кылуны һәм изге гамәлләрне алай ук кылмас иде. Ләкин бөтен дөнья мөселманнары шул төнне көтеп, күп төннәр буена гыйбадәт кыла.

Фото: © «Татар-информ»
Кадер кичен ничек уздырырга
Төнне гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк:
• Өстәмә (нәфел) намаз уку (тәүбә намазы, тәһәҗҗуд, шөкер намазы).
• Коръән уку яки өйрәнү.
• Сәдака бирү.
* Тәүбә итү.
* Дога – Аллаһы Тәгаләгә ялвару.
* Зикер уку – Аллаһны искә алу.
Бу төндә барлык үпкәләреңне бетерергә, туганнарың белән мөнәсәбәтләреңне җайга салырга, мөмкин кадәр күбрәк изге эшләр кылырга кирәк.
Икенче бер хәдистә: «Аллаһы Тәгаләнең бүләген өмет итеп, Кадер кичен намаз укып үткәргән кешенең элекке гөнаһлары кичерелер», – дип язылган.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) хатыны Гайшә: «Әй Аллаһ Илчесе! Кадер кичендә мин ничек гыйбадәт кылырга тиеш?» – дип сорадым, дигән. Ул (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): «Сез түбәндәге доганы укырга тиешсез: Аллахумма иннака `aфуввун тухиббул-`афуа, фа`фу`анни (Аллаһым, син кичерүче, һәм мине кичер)», – дип җавап биргән.

Фото: © «Татар-информ»
Бу төнне укыла торган дога
1) Транскрипция: «Аллахумма, иннака афуввун каримун, тухиббуль-афва, фафу анни».
Тәрҗемәсе: «Әй Аллаһым, син чыннан да гафу итүче, син гафу итәргә яратасың, мине дә гафу ит!».
2) Транскрипция: «Раббана иннана аманна, фагфир ляна, зунубана ва-кынаа азабан-нар».
Тәрҗемәсе: «Раббыбыз! Дөреслектә, без иман китердек. Гөнаһларыбызны кичер һәм ут газабыннан сакла».
3) Транскрипция: «Аллахумма анта Раббии ля иляха илля ант. Халяктании ва энээ габдук ва энэ галя гахдикэ мэстатогту. Агузу бикя мин шэрри мэ санагту. Абу у ляка бинигматикя галяййа ва абу у бизэнбии. Игьфир лии, фа иннаху ля ягфируз-зунубэ илля ант».
Тәрҗемәсе: «Аллаһым! Син минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы иләһ юк, Син мине яралттың, мин – Синең колың, мин, көчем җиткән кадәр, Сиңа тугрылыклылык саклаячакмын. Мин кылган гамәлләремнең явызлыкларыннан сиңа сыенам, Синең миңа биргән рәхмәтеңне таныйм, үземнең гөнаһымны да таныйм. Мине кичер, гөнаһларны Синнән башка гафу итүче юк!»
Зикерләр
Истә калдыру өчен, иң гади берничә зикер бар, аларны бу төндә дә, Бәраат төнендә дә укырга мөмкин.:
1. «СөбханАллаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу Әкбәр» – 33әр тапкыр укыла;
2. «Ләә иләәһә илләл-лааһ»;
3. «Әстәгфируллаһ»;
4. «Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ».
«Миллиард Татар»дан тәрҗемә