Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә дингә мөнәсәбәте турында: «Дога укымыйча сәхнәгә аяк атламыйбыз»

news_top_970_100
Иркә дингә мөнәсәбәте турында: «Дога укымыйча сәхнәгә аяк атламыйбыз»
Социаль челтәрләр

Җырчы Иркәгә «Хозур ТВ» телеканалындагы «Фикер» тапшыруында үзе һәм гаиләсенең дингә мөнәсәбәте хакында сөйләгән.

«Дингә уңай мөнәсәбәт безгә кечкенәдән салынган. Мин барлык догаларны әбидән өйрәнеп үстем. Кечкенә генә әйбердән башлап, мәсәлән, ашаганнан соң, әби әйтмешли, «әппәрең»не әйтеп, торып китәргә, кешедән түгел, Аллаһы Тәгаләдән куркырга, йокларга ятар алдыннан догалар укырга кирәк, дигән әйберләрне өйрәтте ул миңа.

3-4 яшьтән шундый дини тәрбия алып үскән бала булсак та, шәһәр җиренә килгәч, менә мондый өлкәдә эшли башлагач, бу юлдан аз гына тайпылган вакытлар да булгандыр.

Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, без (миңа берничә айдан 40 тула) әкрен генә бу юлга кереп киләбез. Тормыш иптәшем дә намазда. Ул миңа өйләнгәндә Аллаһы Тәгаләгә артык якын түгел иде. Өйләнешкәч тә мин аны «шулай кирәк, болай кирәк» дип, нәрсәгә дә булса өйрәткән булсам, бүгенгесе көндә тормыш иптәшем үзем мине бу өлкәдә өйрәтә. Без, әкренләп булса да, ныклы адымнар белән, дөрес яшәргә өйрәнеп, Аллаһы Тәгаләгә якынайганыбызны сизәбез. Концерт алдыннан да дога укымыйча сәхнәгә аяк атламыйбыз.

Балаларым – 3 кызымны да «Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк» дигән фикер белән тәрбиялим. «Проблемалардан, кешеләрдән куркырга кирәкми, начар фикерләреңә Аллаһы Тәгалә нәрсә дип әйтер, дип куркырга кирәк», – дип өйрәтәбез», – дип сөйләгән җырчы тапшыру барышында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100