Казанда, «Ак Барс Арена»дан ерак түгел урында балык тотарга килгән ир-ат суда кеше мәетен күреп ала. Ул ашыгыч хезмәтләргә шалтырата, урынга коткаручылар килә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтен «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, ир-ат мәете ярдан 10 метрлап ераклыкта табылган. Якынча версия буенча, ул ярдан суга егылып төшкән һәм йөзеп чыга алмаган.
Хәзерге вакытта булган фаҗиганең сәбәпләре һәм һәлак булучының шәхесе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәзерге вакытта судагы фаҗигаләрнең төп сәбәбе – очраклы рәвештә салкын суга төшү, дип әйтәләр.