Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөртүче аңын югалтты». Казанда машина кибет тәрәзәсенә бәрелгән, имгәнүчеләр бар – видео

news_top_970_100
«Йөртүче аңын югалтты». Казанда машина кибет тәрәзәсенә бәрелгән, имгәнүчеләр бар – видео
Фото: "Татарстан 24" каналы видеосыннан скриншот

Казанда җиңел машина кибет витринасына бәрелгән. 3 кеше, шул исәптән 1 бала имгәнгән. Аларны хастаханәгә салганнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Honda» машинасы Короленко урамындагы кибет витринасына бәрелгәнен телеканал корреспонденты хәбәр иткән.

Якынча белешмә буенча, рульдә барганда йөртүченең хәле киткән. Машина каршы як полосага чыккан һәм бинага барып бәрелгән. Нәтиҗәдә витрина ватык, машина да йөрерлек хәлдә түгел.

Авария вакытында машина салонында 7 яшьлек малай, ике олы кеше була. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр.

Шаһитлар сүзләренчә, бәрелешер алдыннан «Honda» йөртүчесе аңын югалткан.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100