Инвалид бала тәрбияләүче Миләүшә Сафина: «Тормышка позитив карарга тырышсам да...»

Инвалид бала тәрбияләүче Миләүшә Сафина социаль челтәрдә үзенең күңеленә тигән бер хәл турында сөйли.
«Иртән бер шалтыратудан шундый кәефем төште. Ничек кенә тормышка позитив карарга тырышсам да, кызганыч, тышкы дөнья, дөресрәге, безнең гадел булмаган законнар аяктан ега», – дип язган ул башта. Икенче көнне генә ниләр булганын язылучыларына сөйләгән.
«Мәрьям өчен күңелгә тиделәр. Шундый хәл: мин ИП ачтым. Авыру бала тәрбияләгән әниләргә эшләргә ярый, дип ишеткәнем бар иде. Әниләргә эшләгә ярый, дигән закон чыкты, тик нечкәлекләре бар икән. Бары ярты ставкада эшләргә ярый, тулы эш көн ярамый, ИП ачарга ярамый. Бары тик дәүләт түләгән 10 мең сумга яшәргә кирәк.
Мин ноябрь аенда ИПны теркәдем. Кичә миңа шалтыраталар. Салым инспекциясеме, пенсия фондымы – аңламадым. «Сез ИП ачкансыз икән. Нишләп безгә хәбәр итмәдегез? Сезгә ярамый», – диләр. Ноябрьдән мартка кадәр ай саен баланы карау өчен түләнеп барган 10 мең сумны кире дәүләткә кайтарырга кирәк, диләр. Әйтерсең, мин эшләгәндә, инвалид баламны пенсия фонды карап торган! Ярар, 50 мең сумны кайтарырбыз. Тик ул баланы башка кеше, дәүләт килеп карап тормады бит. Эт булып, телне асылындырып эшлисең, әле күпме сүз дә ишетәсең!
Мәрьямнең пенсиясе, бала караган өчен акчаның бер тиенен дә алганым юк», – дип ярсый ул.