Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттән сатып алган җиләк эчендә энә табылган

Кибеттән сатып алган җиләк эчендә энә табылган

news_top_970_100
Кибеттән сатып алган җиләк эчендә энә табылган
Австралиядә кибеттән сатып алынган бакча җиләге эчендә корыч энә табылган. Виктория штатында инде ике тапкыр шундый очрак кабатланган. Эченә энә тыгылган җиләкне зур супермаркеттан сатып алганнар. Сатып алучылар җиңелчә имгәнгән һәм табибка мөрәҗәгать иткән. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Былтыр Австралиянең алты штатында чи җиләк-җимеш эчендә тегү энәләре һәм булавкалар табылган иде. Барлыгы 230 мөрәҗәгать теркәлгән. Әлеге җинаятьтә Ми Ут Чинь исемле 50 яшьлек хатын гаепле булган. Җиләк фабрикасында эшләүче бу хатын хуҗасыннан үч алу өчен шундый җинаять эшләгән.

"Җиләк" кризисы нәтиҗәсендә бу тармакка 160 миллион Австралия доллары ( 115,8 миллион АКШ доллары) күләмендә зыян килгән. Австралия хакимияте ризыкны махсус бозган өчен җәзаны катыландырган. Моның өчен 15 елга төрмәгә озатулары ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100