
Илсөя Бәдретдинова язылучылары белән «сөйләшик» рубрикасын алып бара. Анда киңәш сорап язучылар да бар. Күрәсең, шундый көчле хатын-кыз бу очракта нишләр иде икән дип, аның фикерен беләселәре киләдер...
«Хатын-кыз 8 яшькә олырак. Кеше нәрсә уйлар? Яратам аны, әмма кеше сүзеннән куркам», – дип язган ир заты.
«Каршымда басып торсаң, тутырып, башкача әйтер идем. Кешеләр яшәячәкме ул хатын белән? Алар йоклаячакмы? Алай дисәң… Кеше сүзеннән куркып торсаң, яшәячәк тә, йоклаячак та», – дип усал җавап биргән җырчы.
«Үземнән 10 яшькә яшьрәк ир-атка гашыйк булдым. Ул да миңа җавап бирә. Миңа кыен», – дип язган бер ханым.
«Нәрсәсе кыен? Күтәреп йөрисеңме әллә? Ал!» – дип язган җырчы, шелтәләп.