Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илнур Гомәров: «Татар малае» бәйгесенә бүтән аяк та атламыйбыз»

news_top_970_100
Җырчы Илнур Гомәров: «Татар малае» бәйгесенә бүтән аяк та атламыйбыз»
Фото: https://shahrichalli.ru/

Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров «Татар малае - 2024» бәйгесендә балаларны бәяләү гадел булмады дип бәяләгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Айзирә Имамова яза.

«...17 апрельдә Чаллының мәгариф идарәсенә караган 14 номерлы Балалар һәм яшүсмерләр үзәге (ДЮЦ 14) 1-4 сыйныфлар арасында шәһәркүләм «Татар малае - 2024» бәйгесен үткәрде. Сайлап алу турлары февраль урталарында булса, 28 февральдә ярымфинал узды. Анда финалга 10 егет сайлап алынды. Финалистлар арасында Чаллының танылган артистларының балалары да бар иде», – дип яза журналист.

Җырчы Илнур Гомәровның улы Туфан бәйгедә катнашкан, алар гаиләләре – Туфан үзе, әби-бабайсы, әти-әнисе, энекәше составында номер әзерләгән. Башка катнашучылар да гаиләләре белән катнашкан. «Шуның белән әлеге бәйгенең кыйммәте дә арта. Балаларда татар җанлылык тәрбияләнә. Ул әби-бабаларын, нәселен барлый, гореф-гадәтләрне өйрәнә», ди Айзирә Имамова. Әмма Илнур Гомәров фикеренчә, бәйге гадел узмаган.

«Беренчедән, жюрида билгеле бер өлкәләрдә белгечләрнең булмавы борчый. Ягъни җыр булса, вокалны, бию булса, биюне яки музыка уен коралында уйнаучыны үз юнәлешендә профессиональ яктан бәяләүче юк. Икенчедән, жюри составында кайбер бәйгедә катнашучыларның «үз кешеләре» булуы бәйгене бер дә бизәми. Әйе, кем булса да, чит кешене түгел, үзенекен җиңдерер иде. Әмма, оештыручылар моны белә торып, жюрига әгъзасы итеп әлеге кешеләрне куярга тиеш иде микән?! Бу өченчедән. Югыйсә без дә, башка ата-аналар да, бәйгене оештыручы Гөлкәй Фәрит кызы Сәйфуллинага, бу хакта дәлилләр китереп, сорау бирдек. Югыйсә, яраткан Чаллыбызда балаларның сәләтен дөрес бәяләүче танылган абруйлы шәхесләр, язучылар, шагыйрьләр, мәдәният хезмәткәрләре, зур хәрефтән укытучыларыбыз бар. Тик бу биргән сораулар җавапсыз, игътибарсыз калды», – ди әти кеше.

Һәм болар гына түгел. Кайбер гаиләләр профессиональ артистларны җәлеп итә башлаган.

«Аннары визит карточкасын күрсәткәндә бер малай белән, гаилә әгъзасы булмаган, профессиональ театр артистының балалар ярышында чыгыш ясавы да сораулар уята…

Мине бер нәрсә гаҗәпләндерә, оештыручылар бер дә җаваплылык тоймый микәнни соң?! Оештыручыларның мондый битараф салкын карашы бала күңелендә нинди эз калдырасын аңлыйлар микән алар? Аның бит кешеләргә, дөньяга ышанычы бетә. Үскәч ул башкалар белән дә үзен шулай кырыс тота башлар бит. Гаделсезлек норма икән дип уйламасмы? Бөтен егетләр җиңүгә лаек, сүз дә юк. Афәрин! Әмма гадел ярышта җиңү-җиңмәү белән, мондый җиңү-җиңелү икесе ике нәрсә», – дигән ул.

Журналист язмасында «кемгәдер кара тап төшерү, яла ягу, гауга куптару тугел. Тәнкыйтьне кабул итеп, дөрес нәтиҗәләр ясап, киләчәктә «Татар малае»нда гына түгел, башка ярыш-бәйгеләрдә дә һәркем үз эшенә җаваплы карап, кеше сүзенә игътибарлы булса иде. Бигрәк тә һәрберебез өчен кадерле булган балаларыбызга кагылышлы сорауларда», дип искәртә.

Җырчы исә кечкенә улының да катнашырга теләге булганлыгын әйтә. «Мондый гаделсезлекне күреп, әгәр алда да шулай булса, башка «Татар малае»на аяк та атлыйсыбыз килми», – дип сөйләгән артист «Шәһри Чаллы»га.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 апрель 2024
    Энҗе Галимҗан кызы
    Ничек җырлаганнары, биегәннәренә профессиональ яктан бәя бирелми.Монда тел тикшерелә.Мәкаләдә жюри әгъзаларына карата язылган сүзләр белән гомумән килешмим. Мин дә атна саен бәйгеләрдә катнашам.Җиңәм дә, җиңеләм дә-газетага язганым юк.Бу кыланышы белән Илнур үзенең кадерен төшерде бугай.Миңа шулай тоелды.Гомумән, бу минем фикер. P.S.Татар телендә хәзерге балалар белән чаралар үткәрү зур көч таләп итә.Шундый тел дип, балалар дип янып торган кешеләргә зур рәхмәт әйтергә кирәк.Диваннан комментарий язып кына тел күтәрелми ул!
  • 21 апрель 2024
    Энҗе Галимҗан кызы
    Бар кешегә дә үз баласы кадерле инде.Бәйге булгач, җиңүчесе дә, җиңелүчесе дә була.Әлеге мәкаләне укыгач,"Шәһри Чаллы"ның башка проблемалары юк бугай, бәйгедә җиңә алмаган ата-аналарның канәгатъсезлеген җиткерү өчен, гомумән заказ буенча язылган дип аңладым.Чаллыда, ялгышмасам, 12000 меңнән артык укучы бала бар.Алар барысы да ниндидер бәйгедә катнашалар-җиңәләр, җиңеләләр.Тик әле берсенең дә оештыручыларга канәгатъсезлек белдереп, пычракка буяп язганнарын ишеткәнем дә, укыганым да юк.Бу мәкаләне язган кеше үзе булды микән бу чарада?Ничек кеше әйткән сүзләрне генә кертеп, шуны дөньяга чәчәргә була? Ә мин бу чарада булдым.9 малайның да нинди дәрәҗәдә чыгыш ясаганнарын күрдем.Илнур Гомәровның улы берсеннән дә, бер җире белән аерылып тормады.Киресенчә, урын алмаган малайлар арасында, елмаеп, янып торган, татарчасын шартлатып сөйләгәннәр дә булды.Мин икенче төрлерәк бәя бирер идем.Ләкин һәрберсенә жюри әгъзалары тиешле бәяне бирде бит.Жюри әгъзаларына килгәндә:бу җыр, бию бәйгесе түгел.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100