
Җырчы Илнат Фәрхуллин «ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруында балалары белән мөнәсәбәтләрен сөйләгән. Аның сүзләренчә, берни белмәгән килеш, кеше әллә ниләр уйлап чыгарырга мөмкин. Җырчының үзенең тормышы турында ачыктан-ачык беркайчан да сөйләгәне юк икән.
«Һәр кешенең үз юлы. Бездән тормый, Аллаһы Тәгаләдән тора ул. Кеше уйлый, менә ташлап китте. Кем белгән, кем ташлаган ул балаларны? Мин ташладыммы икән? Әллә инде, кайвакыт, әнисе ташлап китәме икән? Мин бит бернәрсәне дә ачык сөйләмим.
Минем тормышымны берсе дә белми. Ничек мин яшәдем? Балаларым белән мөнәсәбәтем нинди? Бәлки, бөтенләй начардыр мөнәсәбәтләр? Бәлки, ул миңа күрсәтмидер балаларны. Бәлки, сугыш барадыр балалар өчен ничәшәр ел», – дип сөйләгән Илнат тапшыру кысаларында.
Илнат Фәрхуллинның беренче никахыннан 2 баласы – улы һәм кызы бар. «Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламовага әңгәмәсендә Илнат Фәрхуллин беренче тормыш иптәше белән аерылышуының сәбәбен, гастроль тормышы һәм матди хәл белән бәйле булды, дип сөйләгән иде. Җырчы узган ел яңадан гаилә корды. Аның тормыш иптәше – үзенең төркемендәге биюче, администраторы Регина.