Ильмира Нәгыймова әле күптән түгел генә Гүзәл Уразова белән дуэт чыгарган иде. Җырчы инде яңа дуэт әзерли, тик бу юлы ир-ат җырчы белән.
«Сез көтеп, сорап алган дуэт. Тиздән. "Язмыш сыныймы» – дип язган җырчы социаль челтәрдә. Дуэт исә Башкортстанның атказанган артисты Рәдиф Зарипов белән.
Язылучылары бу дуэтны бик җылы каршы алган, Бу ике җырчы арасында инде мөнәсәбәтләр дә эзли башлаганнар. «Рәдиф кебек егет сезгә туры килә», – дип комментарийлар язучылар да бар.