Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Алиментка бирмәдем. Ике ел Русланнан балаларга финанс ярдәме юк»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Алиментка бирмәдем. Ике ел Русланнан балаларга финанс ярдәме юк»
социаль челтәрләр

Җырчы Ильмира Нәгыймова ТНВ каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакка килгәч, балаларны тәрбияләүдә булган финанс авырлык үзенә төшүе турында сөйләгән. Бу хакта «ТНВ» сайты яза.

«Ничек бар – шулай җавап бирәм. Аерылышканга 2 ел булды. Мин алиментка да бирмәдем, иң мөһиме – миңа тимәсен генә. Финанс яктан бернинди ярдәм юк. 2 ел буе. Әбиләре 2 атнага 1 алып китә, балаларның күңеле булып кайта, миңа шул җитә. Бәлки, миңа үч итеп, финанс ягыннан ярдәм итәсе килмидер. Мөмкинлеге юктыр, дип уйлыйм, кайвакытта жәлләп тә куям. Аллага шөкер, Аллаһ Тәгалә миңа бирә бит. Сорый торган дәрәҗәгә калырга язмасын», – дигән ул.

Ильмира Нәгыймова белән җырчы Руслан Кираметдиновның юллары моннан 2 ел аерылды. Аларның 2 балалары үсә – Камил һәм Ясминә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 19 апрель 2024
    Исемсез
    Э тегесе фәрештә, узен тәтәй ир тәтәй эти мин дип тәтәй генә җавап бирә. И ышаналар инде. Ду килеп тотоналар мактарга, югалмадын, төшеп калмадын дилэр. Ир кешенен беренче бурычы балаларны әй эчертеп кенэ тугел, киендереп, ашатып тэкьмин иту. Вот шул вакытта чын ир буласың, чын эти буласвн
  • 19 апрель 2024
    Исемсез
    Ник ялган сойлэп утырдын инде сенлем бер тапшыруда узен эйттен бит 1 нче сентябргэ куп итеп акча бирде дип Ялган сойли сойли бер авторитетын калмады инде Русланны тугел син жалко монда сине жэллим, концертларына да билет сатылмый икэн Русланнын аншлаг белэн бара концертлары
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100