Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илгә кирәк булып та, куркып утырыйммы?»: «Батырлык» ордены кавалеры язмышы

Илфат Шәрәфетдинов хәрби бәрелештә күрсәткән кыюлыгы өчен «Батырлык» орденына лаек булды. Туган илебезне яклаган каһарманыбыз турында аның якыннары сөйли.

news_top_970_100
«Илгә кирәк булып та, куркып утырыйммы?»: «Батырлык» ордены кавалеры язмышы
Фото: leninogorsk-rt.ru

«Алтын куллы оста!»

Илфат Шәрәфетдинов 1975 елның 14 ноябрендә Татарстанның Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туа. Булат һәм Сәлимә Шәрәфетдиновлар гаиләсендә ул өченче бала булып дөньяга килә. Ул вакытта гаиләдә 14 яшьлек Илшат һәм 9 яшьлек Гөлшат була. Илфат Зәй-Каратай мәктәбен тәмамлый.

«Бу зәңгәр күзле малай бар нәрсәне дә тиз отып ала иде, яхшы укыды, 5нче сыйныфтан ук басуда уңыш җыюда һәм чәчүдә ярдәм итә башлады, комбайн белән идарә итте», – дип искә ала абыйсы Илшат.

9нчы сыйныфта укыганда, Илфат үзенең иң якын дусты Ринат Сәетгәрәев белән запас частьләрдән комбайн җыя, җәй буе алар шул комбайнда эшли. Һәм нәкъ менә шушы комбайны белән ул комбайнчылар арасындагы ярышларда призлы урын ала һәм төп трофей – зур транзисторга ия була. «Алтын куллы оста иде!» – ди аның турында авылдашлары.

«Махсус операциягә китәр алдыннан ...»

Илфат техник өлкәдә генә белгеч булып калмый, ә авыл клубы каршындагы бию төркеменә дә бик теләп йөри.

Ул Лениногорск мәдәният сараенда узган үзешчән сәнгать смотрларында катнаша һәм бию буенча республика ярышларында чыгыш ясый. Соңрак үзе эшләгән нефть оешмасы исеменнән үзешчәннәр чыгышларында катнаша.

«Илфат биюгә, музыкага һәм җырга гашыйк иде, махсус операциягә китәр алдыннан да кулына гармун алды һәм татарча җырлады», – дип сөйли аның турында апасы Гөлшатның ире Фәнис.

Илфат техник өлкәдә генә белгеч булып калмый, ә авыл клубы каршындагы бию төркеменә дә бик теләп йөри.

Фото: © leninogorsk-rt.ru

Соңрак, алгы сызыкта, сирәк кенә эләккән ял итү минутларында, ул җыр-биюләр белән иптәшләренең күңелләрен күтәрә.

«Севастополь хәрби полигонында интенсив әзерлек үтә»

Илфат армия сафларында Амур өлкәсендәге 50нче аерым тимер юл бригадасында хезмәт итә.

Узган елның 3 апрелендә ул махсус хәрби операция зонасына барырга була, ләкин бу турыда беркемгә дә әйтми. Туганнары бу хакта ул медицина комиссиясен узгач кына белә.

Илфатның Ринат Сәетгәрәев исемле бик якын дусты була, аларның дуслыклары балалар бакчасыннан алып дәвам итә. Ринат армиягә Чечняга китә, кызганычка, 1996 елның 17 мартында ул һәлак була.

«Илфат иптәшенең үлемен авыр кичерде, махсус хәрби операциягә киткәндә Илшат белән безгә: «Дустым сугышты, мин куркып утырыйммы, илгә кирәк булганда тик утырыйммы?» – диде», – дип искә ала апасы Гөлшат.

Чечняда һәлак булган дустының шәхси жетонын Илфат саклап кына калмый, алгы сызыкка киткәнче йөрәге янында йөртә.

Илфат башта Севастополь хәрби полигонында интенсив әзерлек үтә, анда үзе өчен яңа сугыш тактикасын үзләштерә, хәрби офицерлар җитәкчелегендә, ул дошманның пилотсыз һөҗүм аппаратларына каршы тору тактикасын өйрәнә.

Илфат, мөмкинлеге булуга, туганнарына шалтыратып торырга тырышкан. Апасы әйтүенчә, ул үзенең эте Тарзанны бик сагынган, һәр яз аның йорты янындагы буага очып килеп оя кора торган акчарлаклар һәм аккошлар турында сорашкан. Ул хайваннарны бик ярата торган булган.

Апасы Гөлшат энесенең хайваннарны кечкенәдән үк яратуын искә төшерде. Бервакыт күршеләре кәҗәсенең 4 бәтие туа. Саимә апа кәҗәнең сөте барысына да җитмәвеннән зарлана һәм 3 бәтиеннән котылырга теләвен әйтә. Илфат моны ишеткәч, кәҗә бәтиләрен урлап чыгып, мич артына яшерә.

«Бәтиләргә мәктәп ашханәсеннән ипи һәм печенье ташыды, шешәдән сөт эчертте. Берничә көннән күршенең кәҗә бәтиләре бездә икәнлеге ачыкланды. Бу бәтиләр бездә калды», – дип елмаеп искә ала Гөлшат.

Алгы сызыкта Илфатка «Шарап» кушаматын бирәләр. 8 ай дәвамында ул взвод командиры куйган хәрби бурычларны батырларча үтәп килә.

Фото: © leninogorsk-rt.ru

«Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен!»

Алгы сызыкта Илфатка «Шарап» кушаматын бирәләр. 8 ай дәвамында ул взвод командиры куйган хәрби бурычларны батырларча үтәп килә.

Туганнарының «Хезмәт ничек бара?» соравына ул һәрвакыт: «Барысы да яхшы, бар әйберебез дә бар. Без монда бер гаилә кебек: бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен!» – дип җавап бирә.

Илфат ноябрь аенда ялга кайтырга, туганнары белән туган көнен билгеләп үтәргә ниятли. Ләкин 48 яше туларга 3 атна кала ул һәлак була.

«Рядовой Шәрәфетдинов Илфат Булат улы 23 октябрьдә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды», – диелә хәрби частьтән җибәрелгән рәсми документта.

Геройны Зәй-Каратай зиратына җирлиләр. Хәрбигә үлгәннән соң «Батырлык» ордены бирелә.

Фото: © leninogorsk-rt.ru

«Кайгы килүен Тарзан сизеп алды»

Кайгы килүен 1000 чакрым ераклыктан Тарзан сизеп ала. Илфатның яраткан эте берничә көн дәвамында улаудан туктамый.

«Күршеләр «гел уйнарга яраткан, шат эткә ни булды» дип сораштылар. Илфат киткәч, Тарзан безнең ишегалдында вольерда яшәде. Без шуннан кайгы килүен аңладык», – дип сөйли хәрбинең апасы Гөлшат һәм абыйсы Илшат.

Геройны Зәй-Каратай зиратына җирлиләр. Хәрбигә үлгәннән соң «Батырлык» ордены бирелә. Ә дүрт аяклы дусты Тарзан хуҗасын көтүен дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100