Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илебез Президентын сайлауга катнашу – безнең бердәмлекне ныгытуның иң дөрес юлы»

news_top_970_100
«Илебез Президентын сайлауга катнашу – безнең бердәмлекне ныгытуның иң дөрес юлы»
"Татар-информ" архивы

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев сайлау уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле ватандашлар!

Быел 15 – 17 мартта без Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Бу юлы, бик көчле тышкы басым шартларында, бу гамәл дәүләтнең алдагы елларда эшләячәк җитәкчесен сайлап кую гына түгел. Бу юлы, сайлауда катнашып, без илебезнең дәүләт, технология, азык-төлек, фән суверенитеты һәм, әлбәттә, рухи бәйсезлеге өчен көрәшәбез. Димәк, без барыбыз да сайлауга килеп, рухи хәзинәләребез өчен, мәдәни мирасыбызны һәм рухиятебезне, милләтара һәм динара татулыкны саклау өчен бердәм тавыш бирергә тиешбез.

Илебез Президентын сайлауга катнашу – безнең бердәмлекне ныгытуның иң дөрес юлы».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100