Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике туган арасындагы дусларча көрәш үлем белән тәмамланган

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә ике туган арасындагы дусларча көрәш фаҗига белән тәмамлана. Барысы да бер-берсенә шаярышу формасында гына көрәш алымнарын күрсәтүдән башланган.

Берсе туганын тезләреннән эләктереп алырга тели. Икенчесе сакланырга була: сул аягын артка куеп, уң аягын тезе белән алга чыгарып куя. Нәтиҗәдә абыйсының башына китереп суга. Абыйсы тигезлекне югалтып, йорт кырыендагы бетон җирлеккә егыла, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Зыян күрүчене җәрәхәтләр белән башта – район хастаханәсенә, ә аннары Ростов өлкә клиник хастаханәсенә алып китәләр. Ләкин табиблар пациентны коткарып кала алмый, ул вафат була. Ә үлемгә китергән туганын полиция хезмәткәрләре тоткарлый. «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Ремонтненск районы суды сайтында әйтелгәнчә, ир-ат үз гаебен тулысынча таныган һәм үкенүен белдергән. Күршеләре һәм хатыны аның турында уңай фикерләр генә әйтә. Аның элек хөкем ителгәне булмаган.
Аңа 1 ел да 3 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгәннәр. Бу вакыт эчендә аңа яшәү урынын алыштырырга, районнан читкә чыгарга ярамый. Моннан тыш, ул даими рәвештә полициягә килеп, кул куеп торырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100