Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева бәби көтәме?

news_top_970_100
Гөлназ Асаева бәби көтәме?
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлна Асаева үзенең сәхифәсендә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Бу юлы берәү, үз сүзләренә бик нык ышанып, аңа: «Сез бәби көтәсез бит», – дип язып калдырган.

«Шулкадәр тазардыммы?» – дип язган җырчы, аптырап.

«Икенче бәби алып кайту теләгегез бармы соң?» – дип кызыксынучыга исә:

«Динә бәләкәй бит әле, аңа игътибар кирәк. Мин баланы табам икән, аны фәкать үзем үстерергә һәм тәрбияләргә тиешмен, дип саныйм. Әти-әниләргә калдырып йөрүне хупламыйм. Динәгә 2 яшь тулды, әле бәләкәй. Икенче бала алып кайтырга мораль яктан әзер түгелмен. Әни булудан тыш мин бит әле артист та. Икесен бергә алып бару кыенрак. Һәр әйбернең үз вакыты, булыр, Аллаһы боерса», – дигән җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 март 2024
    Исемсез
    Голназ -Татар эстрадасында ин чибэр, ин затлы, матур тавышлы яшь жырчы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100