Глаукома турында офтальмолог киңәшләре: «Әгәр дәваламасаң, 15 ел эчендә сукыраясың»

Әгәр туганнарыгыз глаукома белән авырый икән, сез дә авыраячаксызмы? Авыруның үсә баруын ничек аңларга һәм ничек сукыраймаска? Глаукома баш миенә ничек йогынты ясый? Бу хакта «Татар-информ»га КДМА кафедрасы ассистенты, РКОБның глаукома кабинеты мөдире, табиб-офтальмолог Ольга Зверева сөйләде.
«Әгәр пациент глаукоманы үзе ачыклый икән, бу инде – начар стадия»
Глаукома – күрү нервы атрофиясенә һәм күрү сәләтен югалтуга китерә торган авырулар төркеме. Глаукоманы барлыкка китерә торган төп куркыныч фактор – күз эчендәге басымның нервны күтәрә алмаган күрсәткечтән югарырак күтәрелүе.
Әмма глаукома нормаль күз басымы булганда да үсә ала. Бу очракта, табиблар сүзләренчә, сәбәбе нәселдәнлек яки күз алмасы төзелеше булырга мөмкин. Глаукома авыруының риск төркемендә – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, шулай ук якыннан начар күрүче, ерактан начар күрүчеләр. Аларда авыру иртәрәк – 40 яшьтән сизелә башлый.
«Нәселдәнлек авыру барлыкка килү куркынычын 25%ка арттыра, дип санала. Әмма, әгәр сезнең турыдан-туры туганыгызда глаукома бар икән, бу авыру сездә дә була дигән сүз түгел», – дип аңлатты Ольга Зверева.
Глаукома үсешенә алкогольне артык күп куллану китереп чыгара. Ул дегенератив үзгәрешләргә, атеросклерозның иртә үсешенә һәм кан тамырлары үзгәрешләренә китерә. Тәмәке тарту исә күзнең теләсә нинди авырулары вакытында куркыныч факторы, чөнки кан тамырларына бик тискәре йогынты ясый.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Россиядә глаукоманы хатын-кызларда ешрак ачыклыйлар. Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасындагы процент нисбәте – 58 процентка 42 процент. Табиблар мондый нисбәтне хатын-кызларның активрак тикшерелүе белән бәйли. Ир-атлар, кагыйдә буларак, табибларга соң стадиядә килә. Сүз уңаеннан, глаукома буенча инвалидлык алучылар турында сөйләсәк, биредә ир-атлар алда бара.
«Әгәр пациент глаукоманы үзе ачыклый икән, бу инде – соңгы стадия. Күрү сәләтен икенче күз компенсацияләгәндә, ул проблемаларны озак сизмәскә мөмкин. Ә бер күзен йомып, очраклы рәвештә сизә. Һәм менә инде ниндидер сектор күренми. Иртә стадиядә авыруны мөстәкыйль рәвештә билгеләү мөмкин түгел», – дип сөйләде Ольга Зверева.
Кеше еш кына үз күзләренең куркыныч астында булуын аңламый. Тора-бара, икенче күз дә зарарлана. Авыру караңгыда начар күрүдән зарлана башларга мөмкин, гәрчә күз үткенлеге соңрак стадияләргә кадәр сакланырга мөмкин булса да.
«Күрү сәләте кимегәндә, баш мие функцияләре дә кими»
Табиблар раславынча, күрү – баш миен активлаштыру өчен иң мөһим канал. Күрү сәләте кимегәндә, баш мие функцияләре дә кими. Бу – деменция китереп чыгарырга мөмкин. Ишетү дә зыян күрергә мөмкин, чөнки күрү һәм ишетү нервлары янәшә уза. Глаукома вакытында күрү нервысы зарарлана. Күрү нервы буйлап баш миенең үзгәрүе Альцгеймер авыруы вакытында ак күзәнәкләрнең утыруы белән охшаш булуы фәнни яктан исбатланган. Глаукома вакытында психика һәм характер үзгәрә, депрессия көчәя. Борчулы-депрессив пациентлар глаукома белән авыручыларның гомуми санының 85%ын тәшкил итә.

Фото: © «Татар-информ»
Әгәр авыруны дәваламасаң, 15 ел эчендә кеше сукырая – бу шактый уңай шартларда, ягъни көчле стресс булмаса, күз эчендәге кан басымының югары күтәрелүе булмаса. 5 ел эчендә дә күрү сәләтен югалту очраклары була.
«Бер генә тапкыр килгән пациентлар турында әйтәсе килә. Аларга диагноз куялар, дәвалау билгелиләр, һәм алар тынычлана. Пациент барлык тикшеренүләрдән соң тыныч кына яшәргә мөмкин дип уйлый. Еш кына үзенең диагнозы турында оныта, табиб биргән даруларны кулланырга оныта. Глаукома – хроник үсә торган авыру. Төп куркыныч факторы – яшь. Без аны туктата алмыйбыз. Глаукома барыбер үсәчәк, без аны сузабыз. Безнең бурыч – 70 яшьлек кешенең күрү сәләтен тагын 30 елга озайту», – дип аңлатты табиб-офтальмолог.
Зверева табибка соңрак мөрәҗәгать итү мисалын китерде. 67 яшьлек ир-ат 2000 елда имгәнү аркасында күзләрен югалта, табиб-офтальмологка ул 2021 елда гына килә. Аңа күз эчендәге «югары басым, күрү нервысының түбән функцияләре» дигән диагноз куела. Билгеләнгән терапия тамчылар белән уңыш китерми. Оператив тыкшыну да ярдәм итми.
Башка мисал. 71 яшьлек хатын-кыз табибка соң стадиядәге глаукома белән килә. Табиблар ярдәм итәргә тырыша, ләкин глаукома көчәя. 75 яшькә кадәр атеросклероз ачыклана. Аны кан тамырлары хирурглары контрольгә ала, алар аңа умырткалыкның муен бүлегендәге кан тамырларын стентировкалый. Бу, бәлки, күрү кырларын саклап калырга мөмкинлек бирер. Пациент үзенә күрү сәләтен кайтаруларын теләсә дә, белгечләр авыруның үсеш тизлеген генә киметә ала.

Фото: РКОБ матбугат хезмәте
«Глаукома – ул андый куркыныч диагноз түгел. Бу диагнозны куйганнар икән, бу – яхшы дияргә мөмкин. Димәк, алдан «коралланырга» була. Хәлне күзәтеп тору һәм дәвалау өчен чаралар бар. Пациент табибка ышанырга, үзенең яшәү рәвешен үзгәртергә тиеш. Бары тик ике үзгәреш: табиб кушкан тамчыларны тамызып тору һәм бер үк табибка даими рәвештә бару. Белгеч үзенә таныш приборларны куллана һәм авыру картинасын хәтерли. Нигездә без тамчылар белән дәвалыйбыз. Әгәр пациент моны эшли алмаса, без лазерлы трабекулопластика тәкъдим итә алабыз», – дип аңлатты табиб-офтальмолог.
Табибка авыруның башлангыч стадияләрендә кимендә ярты елга бер тапкыр барырга кирәк. Катлаулырак халәттәге пациент 3 айга бер тапкыр тикшерелергә тиеш.
«Әгәр глаукомалы пациентның яшәү рәвешенә килгәндә, берни дә үзгәрми. Тыюлар юк. Актив яшәү рәвеше тәкъдим ителә: йөрү, йөзү, чаңгы һәм башкалар. Бу – кан әйләнешен яхшырта, нейродегенерация үсешен киметә, депрессияне киметә. Йога белән шөгыльләнергә мөмкин. Һиндстанда глаукоманы дәвалау курсына медитация керә», – дип уртаклашты медик.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«80 яшьтән узган кешеләрнең һәр икенчесендә глаукома бар»
Табиб түбәндәге мәгълүматларны китерде: «глаукома» диагнозы кую активлыгы 2009-2015 елларга туры килде. Ул вакытта заманча җиһазлар – оптик когерент томограф, компьютер периметры барлыкка килде. COVID-19 глаукома белән авыручылар санының кискен кимүенә китергән: аларның күбесе башка авырулардан үлгән, калганнары поликлиникаларга йөрмәгән, исәпкә басмаган. Ачыкланган очраклар саны 2010 ел күрсәткечләренә кадәр кимегән. Хәзер 2019 ел дәрәҗәсе, табибка актив йөрүчеләр ярдәмендә, киредән кайтты.
Гомумән, табиблар мәгълүматлары буенча, глаукома 75 яшьтән өлкәнрәк халыкның чирегендә бар. 80 яшьтән өлкәнрәкләрнең һәр икенчесендә глаукома бар. Гомер озынлыгы арта, авырулар ешрак очрый, ләкин фән дә бер урында тормый. Табиблар дәвалауның генетик методларын көтә.
«Кызганычка, ачыкланган очракларның гомуми процентына диспансерлаштыруның йогынтысы бик түбән – 0,4-1%. Диспансеризациядә күз басымын гына үлчиләр. Авыруның башлангыч стадияләрендә кан басымы һәрвакытта да югары түгел, тәүлек дәвамында үзгәрешләр була. Басым күрсәткеч түгел, чын картинаны күрү кырлары, яктылыкка сизгерлек, нерв функцияләре һәм нерв җепселләренең калынлыгы күрсәтәчәк. Авыруны ачыклау өчен, табиб-офтальмолог күз төбен һәм нерв халәтен карарга тиеш, тик күз эчендәге басым буенча гына диагноз куелмый», – дип ассызыклады Зверева.
Глаукома буенча инвалид пациентлар саны һәм ачыклану күрсәткечләре буенча Татарстан Россиядә уртача дәрәҗәдә. Табиблар ышандыра: Татарстан кызыл зонада булмый.
Фото: РКОБ матбугат хезмәте
Табиб сүзләренчә, республикада глаукома хезмәте җайга салынган. Элек Казанда гына булган югары технологияле приборлар Әлмәттә, Түбән Камада, Яр Чаллыда барлыкка килде.
«Закон буенча, глаукома гомумән диспансер авыруларына керми, исемлектән чыгарылган. Безнең заманда яшәү урыны буенча офтальмологлар пациентларны узган гасырдагы кебек күзәтергә тиеш түгел. Ул вакытта табиблар глаукома белән авыручыларны 3 ай саен поликлиникаларга чакыра иде. Иминият медицинасы килү белән барысы да үзгәрде. Глаукома – кыйммәтле һәм прогрессив авыру. Авыруга игътибар җитмәү проблемасы матбугат конференцияләрендә, Сәламәтлек саклау министрлыгында яңгырый. Глаукома пациентының логистикасын төзү планы бар. Ләкин әлегә ул эшләнеп бетмәгән. Шуңа күрә без пациентларга бу авыру хакында массакүләм мәгълүмат чаралары, төрле буклетлар аша сөйлибез», – дип билгеләде табиб.
«Татар-информ»нан Роман Баданов язмасы тәрҗемә ителде