
Гаиләдә һәр бала билгеле бер сүзләрне ишетеп үсәргә тиеш. Бу хакта «Хозур дин турында» телеграм-каналы яза.
1. Сине биргәнгә Раббыма мең шөкер. Мәрхәмәтле бул. Игелекле бул. Тырыш бул. Сабыр бул. Түземле бул. Бал кебек татлы бул. Арсландай кыю, батыр, көчле бул. Җилдәй җитез бул. Чыршыдай биек бул. Нараттай озын бул. Имәндәй таза бул. Каендай сылу бул. Сау-сәламәт бул! Дәү бул, бай бул.
2. Син – минем куанычым, әлхәмдүлилләһ, әти-әниеңә лаек булырга язсын.
3. Аллаһы боерса, хәере белән барысын да булдырырсың, Ин шәә Аллаһ; Аллаһы Раббым ярдәм бирсен.
4. Гафу ит. Ялгышканмын. Аллаһы Тәгалә кичерсен.
5. Ялгыштың. Аллаһы Тәгалә кичерсен. Мин сине гафу итәм.
6. Ин шәә Аллаһ, бар да яхшы булыр. Раббым ярдәменнән ташламасын.
7. Күз тимәсен, Сөбеханаллаһ!
8. Аллага тапшырдык, хәерле юллар насыйп итсен! Юлларың уң булсын.
9. Мине олылаган өчен, сине Аллаһ зурласын!
10. Аллаһы Раббыбыз бәла-казалардан, яман бәндәләрдән Үзе сакласын! Аллаһ сакласын, кара елан чакмасын.
11. Аллаһының рәхмәте яусын!
12. Аллаһы Тәгалә үткен зиһен, файдалы гыйлемнәр, тел ачкычлары бирсен. Кулыңнан куанырга язсын. Хәерле эшләр насыйп итсен.
13. Ярдәм иткәнең өчен, Аллаһы Тәгалә әҗерен бирсен. Ике дөнья рәхәтен күрергә язсын.
14. Бәхетең-тәүфигың булсын. Бәхетең-тәүфигың артсын. Нәсел-нәсәпле яр белән пар булырга язсын.
15. Без сине яратабыз!