Фото төшергәндә турист кызның авызына ярканат кергән, дәвалану 1,6 миллионга төшкән
Америкада яшәүче Эрика Кан сәер һәм куркыныч хәлгә юлыккан. Массачусетста яшәүче 33 яшьлек хатын Аризона штатына ялга барган һәм төнге күк йөзе фотоларын төшерергә теләгән. Кинәт аңа ярканат килеп бәрелгән һәм камера белән хатын-кызның йөзе арасында калган. Хатын кычкырып җибәргән, һәм ярканат өлешчә аның авызына кереп киткән. Бу берничә секунд дәвам иткән – аннан ул тиз генә очып киткән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Эриканың әтисе табиб, ул кызы белән бергә сәяхәттә була. Әти кеше тиз арада котырудан профилактик дәвалану курсын узарга киңәш иткән, югыйсә ярканат белән контакт үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Турист хастаханәгә бара, анда аңа котыру авыруына каршы чаралар күрәләр.
Ләкин Эриканың иминиятләштерү белән проблемалары барлыкка килә: ул иминият компаниясенә бәхетсезлек очрагы турындагы хәбәр белән бик соң мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә аңа дәвалану өчен 20 000 мең доллар (1,6 млн сум) түләргә, моның өчен бурычка керергә туры килгән. Россиядә исә котырудан вакцинация тулысынча бушлай.
Россиядә узган гасыр уртасыннан бирде шундый 2 очрак кына теркәлгән, икесе дә – көньяк төбәкләрдә, диелә хәбәрдә.