news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Бозылды... Хатынсыз калам мин...»

news_top

Фирдүс Тямаевның тормыш иптәше Резидәгә тамашачыларыннан «бизәнми, матур киенми» дип, бик күп тәнкыйть сүзләре килеп тора. Дөрес, Резидәнең дә, Фирдүснең дә моңа бер дә исләре китми, киресенчә, алар бу теманы, көлеп, социаль челтәрләрдә бик еш күтәрәләр.

Бу көннәрдә исә Резидә, ниндидер бәйрәмгә барыр алдыннан, үзенең образын бик нык үзгәрткән. Фирдүс исә аны видеога төшерергә ашыккан. «Дуслар, менә хатынга колхозча киенә дип әйттегез дә, бозылды… Әнә үкчәле туфлиләр киеп куйган», – ди ул аңа.

«Модница ял итәргә китте», – дип елмая аңа хатыны.

«Менә шулай, хатынсыз калам мин», – дип борчылуын белдергән Тямай.

«Кайтам мин, кайтам», – дип көлгән һәм тынычландырырга ашыккан аны Резидәсе.

Әлеге матур видео күпләрнең кәефен күтәргән. Алар Резидәгә ихлас соклану хисләрен белдерә.

«Башны ашамый торган хатын – Аллаһ бүләге инде ул», «Сезнең хатыныгыз искиткеч. Шундый гади, матур, эчкерсез», «Тямай, саклап кына яшә син аны, искиткеч матур ханым», «Резидә – чын хатын-кыз», «Ертык халат кидерсәң дә матур ул Резидә. Бик мөлаем, ачык, кадерләп кенә торыгыз», – дип язалар алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар