Быелгы бәйрәмнәр бигрәк озакка сузылды. Бәлки, алай да түгелдер, тик кунакларда йөрмәгәч, өйдә үзең кунак җыйгач, шулайрак тоела икән. Гөлчәчәк «ял итәрмен» дип уйлаган иде – килеп чыкмады. Әниләре авылга китте. Ярдәм итүче юк. Табын әзерләү, кунакларны сыйлау, аннары өй җыештырулар белән көннәр үтеп китте. Ял эләкмәде. Җитмәсә, ире дә, балалары да ял итеп кенә яталар. Телевизор карап, телефонда уйнап.
«Тизрәк эшкә чыгарга иде. Эшемдә рәхәтләнеп эшлим. Ардырса да, ул кадәр түгел иде», – дип уйланды Гөлчәчәк.
– Кунаклар җыю – бигрәк катлаулы эш икән, – дип зарланып куйды ул иренә.
– Әле беренче тапкыр гына беркая да бармадык, моңарчы гел кунакта йөрдек, – диде ире.
– Моннан соң да йөрмәбез, үзебезгә дә чакырмабыз. Бетмәс алар... Һәрберсен сыйла, ашат. Юк, булмый болай. Эшкә чыгасы килә башлады. Эшемне сагындым.
– Шулай инде, анда бит син бер нәчәлниккә генә чәй эчертәсең. Ризык әзерлисең юк, – дип ачуын чыгарып алды ире.
– Син нәрсә, эшемне шулай җиңел генә дип уйлыйсыңмы? Юк, иртән килеп көне буе аяк өстендә йөрим мин. Башны эшләтергә кирәк. Кайчагында шундый да буталып бетәсең, хәтта нәрсәдән башларга белмисең – баш чатный.
– Шулайдыр, шулайдыр, – дип ризалашты ире.
Ниһаять, өйдә утырулар бетте, Гөлчәчәк, сөенә-сөенә, эшенә килде. Кабул итү бүлмәсендә секретарь булып эшли ул. Нәчәлнигы килеп җитмәгән. «Соңга калуы яхшы, чәй куеп йөрисе юк», – дип уйлап куйды Гөлчәчәк һәм, бик сагынган компьютерын кабызып, пасьянс чишәргә тотынды.
Эш атнасы башланды…