Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыеваның машинасына начар сүзләр язып киткәннәр

news_top_970_100
Эльвира Фазлыеваның машинасына начар сүзләр язып киткәннәр
социаль челтәрләр

«ТНВ» телеканалында «Вызов 112» тапшыруын алып баручы, «Аида» псевдонимы белән җырлаучы Эльвира Фазлыеваның машинасына начар сүзләр язып киткәннәр. Бу турыда ул үзенең сторисларында сөйли.

Язгы пычрак кунган машинасына бармак белән язып, Эльвирага: «Ид…., машинаңны ал», – дип боерганнар.

«Кайсы акыллысы икән бу, бик кызык! Гаҗәп, рәхмәт… Студиядән чабып чыгарга мәҗбүр булдым», – дип сөйләгән ул.

Телеграм-каналлар язуынча, Фазлыеваның машинасын тиешле булмаган урында калдырып китүе беренче генә очрак түгел. Юл йөрү кагыйдәләре, аварияләр турындагы тапшыру алып баручының, машинасын тротуарда калдырганы өчен, моңа кадәр дә халык тарафыннан хейтка юлыкканы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100