Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Гыйльфанованың каенанасы килененең авыл эшләрен белмәве турында: «Гаеп тапмыйм»

news_top_970_100
Эльмира Гыйльфанованың каенанасы килененең авыл эшләрен белмәве турында: «Гаеп тапмыйм»
Фото: социаль челтәрдән

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Гаилә учагы» тапшыруы төркеме Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова гаиләсендә кунак булган. Эльмира Гыйльфанова авыл эшләрен белмәве турында үзе дә, ире Рафил Җәләлиев та сөйләде, шулай ук каенанасы белән әнисе дә үз сүзен әйтте.

«Оста хуҗабикә түгел инде мин. Атна уртасында мин кызым белән өйдә, ә атна ахырында – эштә. Шуңа күрә әни атна саен Чаллыдан килә, кызыбыз Хәятне карый, безгә бер атнага ашарга пешереп китә. Без камыр ризыкларына өстенлек бирмибез, салат белән кабымлыкка исебез китә, чәй яратабыз.

Мин шәһәр кызы булгач Рафилгә әйтеп куйган иде. «Мин шәһәр эшен генә карап йөрим, савытларны юа, тегесен-монысын пешереп куя алам. Шуңа күрә аның әти-әнисе мине аңлап кабул итте, миңа карата тискәре караш сизмәдем дә, бүгенгә кадәр булганы да юк», – дип сөйләде яшь җырчы.

«Мисал өчен, менә шул каз йолку эше инде. Эльмираның аны күргәне дә юк, белми дә. Шуңа күрә әниләр аны борчымый да. Әгәр шул вакытка туры китереп кайтабыз икән, әни: «Ашларны пешереп, өстәлне хәстәрләп тор, шул вакытта төшке ашка керәбез», – ди. Эльмира аны әзерләп тора иде. Әни бу эшне белгән хатын-кызлар белән башкара», – диде ире Рафил.

«Эльмирага «кияүгә чыккач нишләрсең инде» дип әйтә торган булгансыз. Ник алай әйттегез?» – дип сорады җырчының әнисеннән тапшыруны алып баручы Фәридә Төхвәтуллина.

«Эльмира музыка мәктәбендә укыды, конкурсларда катнашты. Укыды да укыды. Шуңа күрә әзерләшергә, нәрсәгәдер өйрәнергә вакыты да булмады. «Кызым, кияүгә чыккач нишләрсең, нәрсәләр генә пешерерсең икән», – дип әйтә идем. Аллага шөкер, миннән дә әйбәт әзерли хәзер», – дип сөйләде ул.

Шулай ук Эльмираның каенанасы да үз сүзен әйтте. «Яши-яши, эшли-эшли барысына да өйрәнәсең. Пешермичә ашамаганнардыр әле, мин аның үзенә дә шулай дидем. Беренче көнне пешермичә ашасагыз, икенче көнне пешереп ашарсыз, дидем. Бер гаеп тә тапмыйм», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100