Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Бәйрәмчик үзен намуссызлыкта гаепләүче Ләйсән Мәхмүтовага җавап бирде

news_top_970_100
Эльмира Бәйрәмчик үзен намуссызлыкта гаепләүче Ләйсән Мәхмүтовага җавап бирде
Эльмираның социаль челтәрләреннән

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнүче Эльмира исемле кызны (Бәйрәмчик) туганнарын алдауда гаепләп чыккан иде.

«Бу – кешеләрне алдап, акчаларын түләми торган администратор. Минем Донецкидан бер тиенсез килгән, аниматор булып эшләүче туганнарым аның белән Сабантуй эшләделәр. Ә ул аларга әле дә акча түләми. Инде үзем атна буе килешәм, мәгънә генә юк. Рамазан ае дип тә курыкмый, гомумән, ояты юк», – дип язды артист аның турында.

Конфликтның нидән башлануын һәм аниматорларга вәгъдә ителгән акчаларның ни сәбәпле түләнмәвен ачыклау максатыннан «Интертат» Эльмираның үзенә шалтыратты.
«Администраторлар бөтен очракта да гаепле булып калалар инде... Алар – аферист, мошенник. Мине кеше каршында шундый итеп калдырдылар… Тик мин бит элемтәдә, качып йөрмим. Олы кешеләр була торып, минем белән үзләре килешә алмыйча, барысын да шулай публикага чыгардылар…
15 ел бу өлкәдә эшләгәндә, үз гонорарларын вакытында алып барганда, берсе дә рәхмәт әйтеп китмәде миңа. Менә үз гомеремдә бер ялгышлык ясадым да, минем хисапка пиар ясап яталар.

Фото: © Эльмираның социаль челтәрләреннән

Мин акчаны түләүдән баш тартмыйм, алар моны яхшы белә. Ул кешеләр акчаларын алачак, мин аларга конкрет срок әйттем. Тик кеше аңламагач, нәрсә эшләтим?! Алар көтәргә теләмиләр. Минем хәзер – чыгу юлы булмаган ситуация. Кемгәдер нәрсәдер дәлилләргә теләмим. Болай да нәрсә генә язып бетермәделәр инде. Инде минем адреска яла ягулар да башланды, дөрес булмаган әйберләрне дә язалар.
Хәзер Ураза, Рамазан ае бара. Акчалар түләнәчәк, сүз бирәм. Мин алар белән элемтәдә булдым, килешергә тырыштым. Номерымны да алыштырмадым, беркая да качып та китмәдем. Үз гаебемне, дөрес булмавымны таныйм, әмма әлегә акчаларын бирергә мөмкинлегем юк. Сәбәпләрен әйтә алмыйм, бу – шәхси проблемалар белән бәйле», – диде Эльмира безгә.

Фото: © Эльмираның социаль челтәрләреннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100