Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элекке ире атып үтергән атказанган табибә Рушания Сәгъдиеваны бүген җирлиләр

news_top_970_100
Элекке ире атып үтергән атказанган табибә Рушания Сәгъдиеваны бүген җирлиләр

Бүген, 17 июньдә, 10.00 сәгатьтә Чаллының «Тәүбә» мәчетендә Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Рушания Сәгъдиева белән хушлашу мәрасиме узачак, дип яза «Челнинские известия».

Рушания Сәгъдиева 40 елдан артык Чаллы сырхауханәләрендә терапевт булып эшләгән. Башта 4нче сырхауханәдә, аннары аның мөдире дә була, соңыннан 6нчы сырхауханәдә эшли, соңгы елларда шәхси сырхауханә дә ача.

Шимбә көнне иртәнге 7дә аны ире атып үтерә. Фаҗига булган көнне Рушания Сәгъдиева яшәгән шәхси йортта аның кызы һәм оныгы була. Ире «Сайга» ау мылтыгын гитара чехолына салып килә, кулында торт була. Йортта ярдәмче булып эшләүче олы яшьтәге ханым ирне йортка кертә. Ир хатынга ата, ике арага кергән кызларының иңбашын яралый. Канга баткан кызлары, ярдәм сорап, урамга чыгып йөгерә. Ир хатынын башына һәм күкрәгенә атып үтерә һәм үзенә дә кул сала.

«Бизнес Онлайн» язуынча, ир оныгын тотык итеп алган була, полиция килгәч, ир белән сөйләшүләр алып бара. Аннары төгәл билгеле түгел – әллә алар штурм башлый, әллә нервланган ир үзенә кул сала. Бала исән-сау.

Ир көнләшү сәбәпле хатынын аткан, дип яздылар. «Бизнес Онлайн» мәгълүматлары буенча, якыннары моны кире кага. 67 яшьлек Рушания Сәгъдиева 72 яшьлек ире белән аерылыша һәм соңгы елларда алар бик гаугалы рәвештә, судлар аша милек бүләләр. «Ул аны бернәрсәсез калдырды», – дигәннәр Рушания Сәгъдиева турында. Йорт Рушания Сәгъдиевага кала, уртак бизнес – шәхси сырхауханә табышлы эшләми, суд, Рушания Сәгъдиева иренә бизнестан өлеш бирергә тиеш, дигән карар чыгарса да, имеш, ул акча иренә барып җитмәгән. Алар арасында бик күпсанлы суд процесслары узган – ире дә хатынын судка биргән (сырхауханә бинасы иренеке була), Рушания ханым үзе дә ирен судка биргән.

Рушания Сәгъдиева турында пациентлар бары тик яхшы фикерләр генә яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100