Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Экстрасенслар көрәшендә өч-дүрт кешенең генә сәләте бар»

Максим Съедугин үзен күрәзәче дип атый, ул экстрасенсор сәләтләрен күрсәтү буенча берничә шоуда катнашкан. Шуларның соңгысы – «ТНТ»дагы «Место силы» тапшыруы.

news_top_970_100
«Экстрасенслар көрәшендә өч-дүрт кешенең генә сәләте бар»
Фото: тапшырудан скриншот

«Джунада яшәдем»

Максим, сез сәләтләрегез булуы турында ничек белдегез һәм үзегезне кайчан дәвалаучы һәм экстрасенс дип атый башладыгыз?

– Һөнәрем буенча мин – итальян кухнясы су-шефы. Сәләтләрем турында 14 яшьтә белдем. Мин ул чагында трамвайда барганда кешеләрнең аурасын күрдем, аларның баш очында нур баганалары бар иде. Мин куркып калдым һәм бу турыда әнигә сөйләдем. Шуннан соң ул безнең нәселебездә шундый сәләтле кешеләр булуын сөйләде. Мин – нәселебездә моның белән шөгыльләнүче 43нче кеше, минем улым бар, һәм аңарда да шундый сәләтләр күренүен сизәм. Алай гына да түгел, минем хатыным – таролог. Күрәзәчелек сәләте миндә әни линиясе буенча килә, минем апам да моны практикалый. Яшь барган саен, без күбрәк, медиумнар кебек, үлгәннәр белән аралаша алабыз.

21 яшькә кадәр без моның белән шөгыльләнмибез, мин моны 21 яшемдә практикада куллана башладым.

Фото: © chelny-izvest.ru

Кемне иң көчле экстрасенс дип саныйсыз?

– Бөек Джунаны, аны «беренче совет экстрасенсы», «дәвалаучы» дип атыйлар. Ул күп кенә танылган кешеләрне дәвалады. Яшүсмер чагымда мин аңарда яшәдем һәм ирексездән аның шәкерте булдым. Ул вакытта минем әти-әниемә мине Мәскәүдә кайдадыр калдырырга кирәк иде һәм мин вакытлыча аның янына урнаштым. Аның янына урамнан килеп тә кунып калырга мөмкин иде, ул шундый кунакчыл иде. Аның янында уздырган 2 атна, чыннан да, могҗиза.

Гадәттә нинди сораулар белән киләләр?

– Миңа килүчеләрнең 80 проценты – хатын-кызлар, нигездә шәхси тормыш яки эшчәнлек мәсьәләләре буенча.

Кешенең «эченә» күз салу өчен сезгә нәрсә кирәк? Һәм сез никадәр еш ялгышасыз?

– 14 яшемнән җәмәгать урыннарында үземне начар хис итә башладым. Миңа, ирексездән, теге яки бу фикерләр, шул исәптән кешеләрнең фикерләре дә килергә мөмкин, әмма бу – миңа яшәргә комачауламый. Гомумән, күрәзәченең эшчәнлеге – чит тормыш белән яшәү. Ялгышмаска мөмкин түгел, мин – кеше, ләкин якынча 80 процентны дөрес әйтәм.

Экстрасенсорика ул күбрәк интуицияме? Аны ничек үстерергә?

– Юк, интуиция һәркемдә бар, ул – саклану чарасы кебек, баш миенең үз организмының киләчәген күрү сәләте. Ә алга таба бу инде – аның үсеше. Экстрасенсориканы ясалма рәвештә үстереп булмый, ә интуицияне – мөмкин.

«Седокова миңа күптән ошый иде»

Максим, «Место силы» шоуында сезнең өчен иң истә калган момент нинди булды?

– Кызыклы моментлар күп булды, безне тәүлек дәвамында төшерделәр, телефоннарыбызны алдылар, элемтә булмады. Без шәһәр читендә зур, матур йортта яшәдек, төшерү урынына юл һәрвакыт күп вакыт ала иде. Минем өчен иң якты мизгел – җырчы Анна Седокова белән танышу булды, чөнки ул миңа бик күптән ошый. Аның проектта булуы акылга сыймаслык булды, чөнки проектта катнашканчы ук мин үземне алда нәрсә көтүен карау өчен ритуал үткәрдем, һәм мине коткарачак ачык төстәге чәчле кыз килүен күрдем. Шулай килеп чыкты да, Анна миңа иммунитет бирде.

– Тик сез аның фаҗигасен – шоудан соң озак та үтми, элеккеге иренең үз-үзенә кул салачагын алдан күрмәдегез.

– Мин аңа, конкрет булмаса да, аның киләчәге турында әйттем. Фаҗигане мин алдан күрмәдем, ләкин аны «үткәнеңне калдырырга кирәк» дип кисәттем, ләкин ул тыңламады һәм элеккеге ире янына кайтты, аннары аның белән аерылышты. Чыгарылышта безнең тормышның 20 процентын гына күрсәтәләр, күпчелек өлеше экраннарга эләкми, шуңа күрә җаваплар болганчык булып күренергә мөмкин.

Нигә җиңә алмадыгыз?

– Мин проектка бары тик 6нчы сериядә генә килдем, алар барлыгы 10 иде. Һәм, анда инде аерым коалиция барлыгын аңладым, егетләр күпмедер вакыт бергә булган иделәр, шуңа күрә миңа каршы тавыш бирделәр. Әмма барлык 3 сериядә дә мин нәтиҗә күрсәттем. Беренчесендә зур булмаган хата булды. Үз инструментымны, бүре теше – ерткыч казналыгыннан ясалган пычакны дөрес җавап белән янәшә җиргә кадап куйдым, ләкин ике кеше арасында. Мин уң яктагы кешегә тартылдым, гәрчә сул яктагы кеше күңеленнән мине сайларга кушса да. Бу сынауда супергерой, башка гомерләрне коткаручы кешене табарга кирәк иде, ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли, ә мин каскадерны сайладым.

«Җиде ел аэрофобиядән интектем»

Сезнең якыннарыгызны нәрсәдәндер саклап калганыгыз булдымы?

– Минем фаразларымны тыңламаган очраклар булды. Үзләре сорамасалар, мин сөйләмәскә тырышам. Ләкин әгәр дә кемдер хата ясарга мөмкин икәнен күрсәм, кисәтергә тырышам. Бервакыт мин дустыма шалтыраттым һәм юлга чыкмаска киңәш иттем, ул тыңламады, авариягә эләкте һәм һәлак булды.

Сез, димәк, беркайчан да авариягә эләкмисез?

– Юк, бу – тормышта бөтен нәрсәдән качып була дигән сүз түгел. Мин 3 тапкыр авариягә эләктем. Беркемгә дә буйсынмый торган әйберләр бар, әгәр язмыш буенча нидер булырга тиеш икән, моннан котылып булмый. Язмышның берничә варианты була, ләкин барыбер үзенә тартучы әйберләр бар. Язмыш баштан ахырына кадәр спираль кебек, һәм без ниндидер мәҗбүри линияләргә эләгәбез. Минем хәтта аэрофобия дә бар иде, мин аның белән 7 ел газапландым, чөнки мин самолетлар төшү турында алдан фаразлар биргән идем, нәкъ менә 2 вакыйга турында.

Дәвалаучы булу зур җаваплылык, әгәр авыру кеше сезгә ышана икән, ул вакытын һәм акчасын бушка сарыф итә ала. Зыян салудан курыкмыйсызмы?

– Мин беркайчан да дәвалаучы буларак ярдәм тәкъдим итмим һәм моның өчен акча алмыйм. Мин күбрәк диагностика ясыйм, ә дәваламыйм, мәсәлән, хатын-кызның ни өчен балага уза алмавын яки организмдагы проблемалы зона кайда булуын карый алам.

Сез шулай ук эзләүчеләргә дә ярдәм итәсез…

– Әйе, Казандагы клуб биючесе Анна Юдинаны табарга ярдәм иткәндә, 100 процентка хаклы булып чыктым. Василиса Галицынаны эзләү катлаулырак булды, миңа ул вакытта 21 яшь иде, мин практиканы башлаган гына идем, волонтерлар белән бергә аның әйберләрен тараткан урыннарны күрсәтеп ярдәм итә алдым. Гомумән, 15 метрдан 50 метрга кадәр ераклыктагы кешене таба алам.

Әгәр «Битва экстрасенсов»ның беренче сезоннарында күпләр аны ышанып караса, хәзер барысы да моның шоу булуын һәм дөньяда шулкадәр экстрасенсның булмавын аңлый. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Үзен экстрасенслар дип санаучылар күп, кемдер «Таро» карталарын алып, инде үзен тылсымчы дип саный. Мин төшерү процессларында күп булдым, ләкин еш кына бу – башлары белән бик үк яхшы булмаган кешеләр, яки алар үзләре өчен ниндидер теге дөнья ярдәмен ачканнар, ритуалистиканың караңгы ягына чумучылар. Әмма шоуда чыннан да чын экстрасенсларның сәләтләрен ача торган биремнәр күп. Һәр көрәштә 3-4 кеше чын сәләткә ия. Әгәр миңа тәкъдимнәр булса, мин барам.

Сезнең кайчан да булса мошенниклар корбаны булганыгыз бармы?

– Мин вибрациянең башка дәрәҗәләрендә яшим, миңа мондый әйберләр «ябышмаячак». Мин кешеләрне дә шуңа өйрәтәм – үз вибрацияләрегезне күтәрегез, кешеләргә яктылык бүләк итегез, күбрәк елмаегыз. Кеше – уй агышы ул: син ничек уйлыйсың, шулай була да.

Тормышыгызда нинди масштаблы вакыйгаларны алдан күрдегез?

– Соңгысыннан: Кырым күперенә һөҗүм булачагын атадым, датасына кадәр әйттем. Минем язылучыларым – моңа шаһитләр. Шулай ук еллык фаразлар ясаганда 2019 елда Шереметьевода самолет төшәчәген әйттем, шулай ук 2016 елда Казанда самолет төшәчәге турында да танышларыма сөйләгән идем. Гадәттә мондый вакыйгаларны 2 атна алдан сизәм. 2016 елда мин Париждагы су басуны фаразлаган идем, үзем анда 2 атна алдан булдым, кайтып киткәч, бу хәл булды.

Сез махсус операция мәсьәләсендә нәрсә булачагын әйтә аласызмы?

– Гомумән, бу темага кагылышлы сораулардан баш тартам. Күрәм, быел барысы да 28 октябрьдә хәл ителәчәк.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Юлия Зәйнуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100