Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дуслары концертка билет бүләк итте». Кировта яшәүче яшь ир белән хатын «Крокус»та үлгән

news_top_970_100
«Дуслары концертка билет бүләк итте». Кировта яшәүче яшь ир белән хатын «Крокус»та үлгән
Фото: https://sledcom.ru

Кичә Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»га һөҗүм вакытында Кировта яшәүче ир белән хатын һәлак булган. Бу турыда «Город Киров» хәбәр итте.

Аларга дуслары «Пикник» төркеме концертына билет бүләк иткән булган.

Яшь ир белән хатын күптәннән «Пикник» концертына барырга хыяллана. Быел сәбәп тә табыла – ире Павелга тиздән 35 яшь тула. Шуңа күрә ир белән хатын бүләккә бик сөенә.

Концерт алдыннан Павел белән Ирина туганнарына шалтырата, тиздән концерт башлана, дип күңелле генә хәбәр итәләр. Ләкин туганнары алар белән кабат элемтәгә чыга алмый инде. Бу вакытта ир белән хатынның мәетен моргка алып киткәннәр, диелә хәбәрдә.

Павел җиһазлар җыючы булып эшли, Ирина фотография белән мавыга, дип яза басма.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100