Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин моңа озак килдем…» Данир Сабировның хатыны үзе концерт куярга җыена

news_top_970_100
«Мин моңа озак килдем…»  Данир Сабировның хатыны үзе концерт куярга җыена
Фото: Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Юмор остасы Данир Сабировның концерт директоры, хатыны Миләүшә үз концертын куярга җыенуы турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итеп, халыкны шаккатырды.

1 апрель – Көлке көне алдыннан чыккан хәбәргә ышанмаучылар да бар, сентябрь азагында булачак концертка барырга җыенучылар да шактый.

Афишага караганда, концерт 27 сентябрьдә УНИКС концертлар залында булачак. Махсус кунак – Данир Сабиров. Тамаша «Җырчы блогер түгел» дип атала.

«Мин моңа озак килдем… Студиядә йокысыз төннәр, репетициядә аякка чыккан сөялләр – болар барысы да минем сәхнәгә чыгу юлым. Һәрберегезне күрергә шат булачакмын! Концертта минем беренче җырларымны, Сергей белән эшләү нәтиҗәсен күрәчәксез. Бию – минем өчен яңа әйбер. «Җырчы түгел блогер», монда өтер кирәк, сез аны концерттан соң куячаксыз. Очрашуга кадәр тамашачым», – дип язган артист хатыны.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 апрель 2025
    Исемсез
    1 апрель - алдау көне, бернигә дә ышанмагыз!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100