Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Черки тешләгәннән соң, яман шеш таптылар». Уфада нәни кыз үлгән

news_top_970_100

Уфада яшәүче 7 яшьлек кыз вафат булган. Нәни кыз язмышы күпләрне тетрәндергән. Виктория исемле кызчыкны черки тешли, шуннан соң анда яман шеш булуы ачыклана. Бу турыда https://newsbash.ru/ хәбәр итте.

Гаиләсе сүзләренчә, черки тешләүгә зарланганнан соң, аның сәламәтлек белән проблемалары башлана. Башта аягы шешә, аннары бала хәлсезләнә, акрын хәрәкәтләнә башлый. Куркуга калган әти белән әни табибларга мөрәҗәгать итә. Алар, энцефалитлы талпан тешләгән, дип фаразлый.

Ләкин барысы да күпкә куркынычрак булып чыга – табиблар, тикшергәч, балада онкология булуын ачыклый.

Викториянең гаиләсе дәвалау ысулларын эзли башлый, котылу бәясе миллионлап исәпләнә. Кызны Израильдә дәвалау өчен 12 миллион сумнан артык акча кирәк була. Ләкин гаилә 300 мең сум гына җыя ала.

Кызганычка, әлеге сумма балага ярдәм итә алмый. Быел язын Викториянең хәле кисәк кенә начарлана, 8 апрельдә ул Уфа хосписында үлә.

«Хәзер ул – безнең нәни Фәрештәбез. Виктория көчле кыз иде, азакка кадәр нык торды», – дип яза гаиләсе социаль челтәрләрдә.

Баланы 10 апрельдә Уфада җирләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100