Чаллыдан Илдар Закиров: «Рәхмәт, командир, син булмасаң...» – дип әйтүчеләр булды»
Подполковник Илдар Закиров «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика проектында катнашу өчен гариза биргән. «Махсус операция ветераннары өчен кадрлар» проекты махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан дәүләт һәм муниципаль структураларның перспективалы җитәкчеләре командасын әзерләүгә юнәлтелгән.

Батальон командиры, Чаллы егете Илдар Закиров проектта катнашырга җыенмаган булса да, хезмәттәшләре подполковникны үгетли алган. Хезмәттәшләре аның уникаль тәҗрибәсе гражданлык хезмәтендә дә ярдәм итә алуга ышана. Ул үзенең юлы, йөзләгән хәрби белән эшләү осталыгы турында сөйли.
«СССРда туган»
Мин – үзләре турында горурланып сөйләүче СССРда туганнар буыныннан. Миңа калса, нәкъ менә шул вакыт – совет чорын күреп өлгерү һәм шул рухны сеңдерү – минем бөтен тормышымны билгеләде, – ди Илдар Закиров.
Ул сөйләгәнчә, аның әти-әнисе «КамАЗ» төзергә килгән: әтисе гомер буе «Автозаводстрой» предприятиесендә, әнисе «Чаллы-икмәк»тә эшләгән. Илдар Закиров үзе ЗЯБ бистәсендәге 7 нче мәктәптә, аннары 76 нчы техник училищеда укыган. 1993 елда аны армиягә алалар. Хезмәтен Казан танк училищесында үтә.
Союз таркала башлады. Күп кенә предприятиеләр эшләрен туктатты. Мин армиядән соңгы тормыш турында уйлана башладым. Һәм, хезмәтемне дәвам итәргә телим, дигән нәтиҗәгә килдем. Рота командиры янына кереп, Казан танк училищесына укырга керергә, офицер булырга теләвемне әйттем. Командир хуплады һәм рапорт бирергә тәкъдим итте, – ди ул.
«Һәрвакыт окопларда, һәрвакыт алгы сызыкта»
Илдар Закиров 2022 елның көзендә мобилизацияләнә. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр ул мотоукчылар батальоны командиры булып тора.
Мобилизациядән соң 1 ел Угледар юнәлешендә оборонада тордык. Минем батальон диңгез пехотасының 155 нче аерым гвардия бригадасына беркетелгән иде. Ул вакытта да солдатларга авыр иде, хәзер дә җиңел түгел. Гел окопларда, гел алгы сызыкта. Атышлар, дроннар килү. Югалтуларсыз да булмады. 2023 елдан без штурмнарда катнаша башладык. Батальон ДНРның Сладкое авылын штурмлады – Угледар ягыннан һөҗүм иттек. Аннары Павловка ягыннан Угледарга таба чыктык. Урман полосаларын алдык. Минем батальоннан бер рота Угледарның үзен штурмлауда катнашты. Хәзерге вакытта бүлекчә 8 мартта Россия армиясе контроленә күчкән Константинополь янында тора, – дип сөйли ул.
Угледарны штурмлаганда, Закиров батальоны ротасы көньяк-көнбатыш юнәлешеннән керә. Алар хастаханә комплексын чистарта, Татарстан флагын һәм Җиңү байрагын күтәрәләр. Бу күренеш белән видео һәм фото бөтен интернетны әйләнеп чыкты. Бу сугыш өчен Илдар Закиров Батырлык ордены алды.
Билгеле булганча, Угледар өчен сугышлар 2022 елның мартында ук башлана һәм 2,5 ел дәвам итә. ВСУ шәһәргә керергә теләгән Россия гаскәрләренә ут ача, шәһәргә якын китермәскә тырыша. Үз позицияләрен ныгыту өчен, хәрбиләргә якындагы Никольское һәм Павловка торак пунктларын чистартырга кирәк була. 2024 елның 1 сентябрендә гаскәрләр шәһәрне штурмлауга керешә. 30 сентябрьгә шәһәр түбәләрендә безнең флаглар җилферди башлый. Бу җиңү дошманны азык-төлек белән тәэмин итүдән өзәргә мөмкинлек бирә. Дошманның меңнәрчә хәрбие шәһәрне ташлап китергә мәҗбүр кала, күбесе әсирлеккә бирелә. Тыныч халык, ниһаять, подваллардан чыга, елый-елый, хәрбиләрне каршылый.
«Кул астында – 580 кеше, һәм һәрберсенә якын килә белергә кирәк»
Илдар Закиров командир булуны, авыр хезмәт, ди.
Җитәкче булу гомумән кыен. Ә фронтта командир булып, синең кул астында 580 кеше булганда – күпкә катлаулырак. Авыр, дияр идем, чөнки барысын да уйларга туры килә. Матди тәэмин итүдән алып (азык-төлек продуктлары, кием формасы, кораллану – барысы да контрольдә) һәр сугышчыга индивидуаль якын килүгә кадәр. Ә кешеләр барысы да төрле бит. Һәркем белән уртак тел табарга кирәк.

Фото: © Илдар Закиров шәхси архивыннан
Штурм алдыннан махсус әзерлек үткәрелә.
Солдатның рухын күтәрү, аны хәрби бурычка әзерләү – командир эшенең мөһим өлеше. Бурычларны үтәргә, батальонга йөкләнгән җаваплылыкны акларга кирәк, – ди Закиров.
Батальон командиры солдатларны үз гамәлләрен уйларга, үз-үзләрен сакларга өнди.
Минем хәрбиләрнең күбесе Чаллыдан. Һәркем өчен җавап бирәм. Һәр солдатның гаиләсе, балалары, әти-әниләре бар. Без алар өчен сугышабыз, алар хакына без үз эшебезне зур дәрәҗәдә әзерлекле һәм уйланылган итеп башкарырга тиешбез. Ә дошманны бәяләп бетереп булмый – аңа бөтен Европа эшли бит, – ди офицер.
Хәзер мин ялда, ә уйларым – егетләр янында. Рота командирлары белән даими шалтыратышам. Хәлне белешәм, – ди Илдар Закиров.
Аның сүзләренчә, фронтта төрле хәлләр белән очрашасың, кайвакыт тавыш күтәрергә дә туры килә.
Мин үземнең нинди командир икәнемне белмим – моны инде егетләр әйтсен. Хәер, аларга карата кырыслык та күрсәтергә, тавышны күтәрергә дә туры килде. Ансыз ярамый. Ләкин хәрби бурычларны үтәгәннән соң: «Рәхмәт, командир, син булмасаң...» – дип әйтүчеләр дә була.
Командир үз кул астындагы кешеләр белән янәшә булырга тиеш. Мин алар белән позицияләрдә дә булдым, штурмга да бардым, ут астына да эләктем, дрон һөҗүмнәрендә дә янәшә идем, – дип искә ала офицер.
«Безнең уникаль тәҗрибәбез республикага хезмәт итсен иде»
Закиров «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» лозунгын тормышка ашыручы республика, шәһәр җитәкчелегенә, волонтерларга – яшьләргә дә, өлкәннәргә дә рәхмәт белдерде.
Сугышчыларга ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт. Без даими рәвештә очрашабыз, шалтыратышабыз, шул исәптән Чаллы мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев белән дә. Башка шәһәрләр – Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә һ.б. белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Республика халкы җавапсыз калдырган үтенеч юк. Безне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр – төзелеш материалларыннан алып эчке киемнәргә кадәр. Ә Яңа елга исемле бүләкләр алу нинди күңелле булды – әбиләренең йон оекбашлары, шоколадлар, балалар хатлары... Боларның барысыннан да шундый җылылык бөркелә, сүз белән әйтеп булмый, – ди ул.
«Без, Советлар Союзыннан чыкканнар, патриотлыкның нәрсә икәнен беләбез, ә хәзер фронттагы тәҗрибәбез дә бар. Безгә яшь буынның рухи тәрбиясен кулдан ычкындырырга ярамый, аны үз кулларыбызга алырга кирәк».
Башта мин «Батырлар.Татарстан геройлары» проектында катнашырга җыенмаган идем. Инде яшем дә бар, күптән түгел генә 50 яшь тулды, яшьләргә юл бирергә кирәк, дип уйладым. Ләкин полк командирының сәясәт буенча бүлек урынбасары мине теркәүне таләп итте. Бәлки, ул хаклыдыр. Әгәр хакимият структуралары җитәкчелегендә уникаль фронт тәҗрибәсе, күнекмәләре һәм белемнәре булган кешеләр булса, бу – безнең җәмгыятьне үзгәртергә һәм гражданлык бурычларын сыйфатлырак хәл итәргә ярдәм итәр, – ди Илдар Закиров.
- 1998 елга кадәр танк училищесында укый, шуннан соң лейтенант исемен ала. Аннары герой-шәһәр Волгоградка хезмәт итәргә китә. 3 елдан соң Кавказ арты Россия гаскәрләре төркеменә – Әрмәнстандагы хәрби базага китә. 5 елдан соң Абхазиядә тынычлык урнаштыруда катнаша. Аннары Әрмәнстанга кайта, шуннан соң, контракт тәмамлану сәбәпле, эштән китә һәм тыныч белгечлекләрне үзләштерә башлый.
- 2022 елның сентябрендә махсус хәрби опреациягә мобилизацияләнә.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә