Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшәүче хатын иренең сөяркәсен урманга алып китеп, үтермәкче булган

Хыянәткә дучар калган хатын-кыз нәрсә эшләргә сәләтле? Бу драматик тарихка нотариус, аерылышу процессы буенча юрист һәм тикшерүчеләр җәлеп ителгән. Аның нечкәлекләрен юрист Эвелина Пропустина сөйләде.

news_top_970_100
Чаллыда яшәүче хатын иренең сөяркәсен урманга алып китеп, үтермәкче булган
Фото: chelny-izvest.ru

35 яшьлек Тимур Самойловның базарда яхшы гына керем китерә торган ир-атлар киеме кибете була. Товарларны ул Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан үз «Газель»е белән алып кайта. Хатыны эшләми, мәктәптә укучы бердәнбер кызлары белән шөгыльләнә. Өйләнешүләренә 10 ел вакыт узса да, Оксана иренең хакимлек итәргә яратучы һәм бик тиз кабынып китүче характерына ияләшә алмый. Соңгы сүзне һәрвакыт Тимур әйтә һәм гаиләдә ике кеше дә баш булуга юл куймый.

Бервакыт ул юлда бандитлар белән очраша, эшмәкәр аларга зур гына сумма бирергә мәҗбүр кала. Бу вакыйгадан соң ул хатынына «мал-мөлкәтне саклап калу өчен «фиктив аерылышу» рәсмиләштерергә кирәк» дип әйтә.

«Мин сезне ташламыйм – шулай ук бергә яшәячәкбез, – ди гаилә башлыгы. – Күчемсез милек – өч бүлмәле фатир, банк һәм бизнес хисапларын синең исемгә күчереп язам».

Оксана каршы килә алмый. Аерылышканнан соң, ире вәгъдәсен үтәми, Оксана исеменә рәсмиләштергән яңа бер бүлмәле фатирда аерым яши башлый. Гаиләгә кунакка гына килә, ялларын, элеккечә, чит илләрдә бергә үткәрәләр. Бер көнне ул көтмәгәндә элеккеге хатынына машинада йөрергә өйрәнергә тәкъдим итә, машина йөртү таныклыгын алгач, машина ачкычы бүләк итә.

Оксана мондый юмарт бүләккә, әлбәттә, аптырап кала һәм шул ук вакытта аңарда шикләр дә барлыкка килә. Бу турыда ул әнисенә дә, сеңлесенә дә берни әйтми. Ул Тимур артыннан күзәтергә була һәм берничә көн дәвамында яшерен рәвештә аның артыннан машина белән күзәтеп йөри. Шикләре юкка гына булмый: хатын аның сөяркәсе булуын күрә. 18 яшьлек кыз шәхси фирмада секретарь булып эшли.

Көнләшү хисе Оксанага тынгылык бирми. Әмма Тимур белән тыныч кына сөйләшә алмаячагын да белә, чөнки ул – тәнкыйтьне кабул итә алмый торган кеше, тирә-юньдәге һәр нәрсәне җимереп ватачагын аңлый. Үзен законлы хатын дип санап, көндәшеннән үч алырга ниятли.

Өйдән кухня пычагын алып, кич белән кызның өенә китә. Ул аны урамга чакырып чыгара һәм сөйләшергә тәкъдим итә. «Минем сиңа әйтәсе сүзләрем бар», – дигән сүзләрне ишеткәч, ирнең сөяркәсе аның машинасына утыра. Оксана аны урманга алып килә һәм, ачуыннан, кызга 8 тапкыр пычак белән кадый. Кыз, хәлсезләнеп, каршылык күрсәтүдән туктагач, хатын уянып киткән кебек була. Ул канга баткан 18 яшьлек кызны аңсыз хәлдә үзе хастаханәгә алып килә. Табиблар аны үлемнән коткара.

Хастаханәдән чыккач, кыз полициягә гариза яза, «үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Суд Оксанага 4 ел төрмә җәзасы бирә. Әмма утырыш залыннан аны өенә җибәрәләр, чөнки баласына 14 яшь тулганчы кичектерү бирелә.

Тимур Самойлов, әлеге фаҗигадән соң, шунда ук милекне бүлүгә гариза яза. Әлеге вакыйгалардан соң гаилә тулысынча таркала. Тимур өйләнә, кызына алимент түләп тора һәм еш кына аның белән телефон аша сөйләшеп тора, әмма элеккеге хатыны белән аралашырга теләми. Оксана исә кайчандыр Тимур белән танышкан базарга эшкә чыгарга мәҗбүр кала.

Юрист сүзе

– «Фиктив аерылышу» дигән юридик төшенчә юк, чөнки юридик яктан аерылышу инде булган, аерылышу турында таныклык чыгарылган һәм алынган, – ди юрист Эвелина Пропустина.

Аның сүзләренчә, «фиктив аерылышу» өчен җаваплылык каралмаган. Бу – чын аерылышу түгел, документларда гына кебек күренсә дә, мондый маскировка гаиләгә зур зыян китерә. Фиктив аерылышу нәтиҗәсендә милекнең зур өлешен алган ир яки хатын алга таба бу милек белән бүлешергә теләмәскә мөмкин. Нәтиҗәдә арада киеренкелек барлыкка килә. Ә анда инде чын аерылышуга да ерак калмый.

«Челнинские известия»дән тәрҗемә. Авторы: Ләлә Гайфетдинова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100