
2025 елның 1 сентябреннән Россиядә, махсус билгеләнгән урыннардан тыш, ризык әзерләргә һәм чүп-чарны яндырырга ярамаячак. Шашлыкны йортлардан һәм коры үләннән җитәрлек ераклыкта урнашкан мангалда гына кыздырырга мөмкин булачак. Бу хакта «News.ru» порталына АИД профессиональ юридик төркемнең генераль директоры Давид Адамс сөйләгән.
Белгеч янгынга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү тәртибен җайга сала торган норматив таләпләрнең яңа редакциясенә таяна, ул нәкъ менә 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк. Ул ачык утта ризык әзерләү яисә махсус җайлаштырылган урыннардан читтә чүп-чар, үлән, яфрак һәм башка калдыкларны ягуны тыя.
Шашлыкларны кыздырырга мөмкин булачак, ләкин йорттан 5 метрдан да ким булмаган, коры үләннән яки башка янучан материаллардан 2 метрдан да ким булмаган урында урнаштырылган мангалда гына, дип аңлата Адамс.