Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бу атнада көчле магнит давыллары була. Алар кешегә ничек тәэсир итә?

news_top_970_100
Бу атнада көчле магнит давыллары була. Алар кешегә ничек тәэсир итә?
Фото: Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Бу атнада – 24-31 мартта – берничә көчле магнит давылы көтелә. Бу хакта Россия Фәннәр Академиясенең Кояш-җир физикасы институтының Себер бүлекчәсе һәм Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясе сайтында хәбәр ителә, дип яза РБК.

24 мартта фараз бары тик 3 көнгә – 24, 25 һәм 26 мартка гына бирелгән. Графиктагы мәгълүматларга караганда, көн саен G1 дәрәҗәсендәге магнит давыллары булачак

Магнит давылларын 5 дәрәҗәгә бүләләр. G1 – иң көчсезе, ә G5 дәрәҗәсенә экстремаль дәрәҗәдәге көчле магнит давыллары керә.

Кичәге магнит давылы төнге сәгатьләргә (0:00 сәгатьтән 3:00 сәгатькә кадәр) булган булса, 25 мартта ул 18:00 сәгатьтән соң башлана һәм 26 мартка төнге өчкә кадәр дәвам итәчәк.

Баштарак медицина фәннәре докторы, Пирогов исемендәге РНИМУның Фармация һәм медицина химиясе институтының физика һәм математика кафедрасы мөдире Татьяна Мачнева искәрткәнчә, магнит давыллары электрон аппаратурага, аеруча да спутникларга, космик станция техникаларына һәм җиһазларына бик нык йогынты ясый. Сизгер электрон җиһазларның эше Җирдә дә бозылырга мөмкин. Шул ук вакытта, магнит кыры дулкынлануының кеше сәламәтлегенә тәэсир итүе дәлилләнмәгән.

«Магнит давылларының кешегә ничек тәэсир итүе турында төгәл механизмнар һәм төгәл белешмәләр әлегә кадәр юк. Гәрчә, метеосизгер дип атала торган кайбер кешеләрдә хәлсезлек булу күзәтелә. Беренче чиратта бу – йөрәк-кан тамырлары системасында проблемалары булган кешеләр», – дигән белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100