Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бормалы юлда әни кеше машина белән идарәсен югалткан, ике нәни кыз һәлак булган

news_top_970_100
Бормалы юлда әни кеше машина белән идарәсен югалткан, ике нәни кыз һәлак булган
Фото: https://t.me/mosoblproc, Мәскәү өлкәсе прокуратурасы

6 апрельдә Мәскәү өлкәсенең Серпухов районында авариядә 2 бала һәлак була. Күршеләре сүзләренчә, әни кеше исерек килеш рульгә утыра, машина да төзек булмый. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Липицы – Новоселки юлында авария китереп чыгарган хатынны моңа кадәр дә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булганнар. Ул юл кырыена төшеп киткән, машина әйләнеп капланган. Салондагы 2 нәни кыз бала үлгән.

37 яшьлек хатын «Пежо» машинасында Серпухов ягына таба бара. Ул ял итеп алырга җыена. Салонда 4 һәм 7 яшьлек ике кызы була. Юлның бормалы урынында әни кеше идарәсен югалта. Кызларны коткара алмыйлар, хатын үзе җитди имгәнә, аны хастаханәгә салганнар.

Фото: © https://t.me/mosoblproc

Биредә яшәүчеләр әлеге гаиләне яхшы белә. Өлкәннәр хәмер белән мавыкканга, гаилә яхшылардан саналмый. Ире тракторчы, авария вакытында эштә була. Олы улларын күптән түгел генә армиягә озатканнар. Хатын иренең 5 көнлек эшкә урнашуына, аңа ике нәни баланы үзе генә карау кыен булуга зарланып, дусларына сөйли. Фаҗига булыр алдыннан кызлар бераз авырып та тора. Машина да төзек булмый, авариягә кадәр генә аның подвеска пружинасы өзелә, машина шуңа күрә дә идарә ителми торганга әверелүе ихтимал, диелә хәбәрдә.

Күршеләре сүзләренчә, фаҗига көнендә хатын исерек була. Күршеләрнең берсе аның исерек килеш рульгә утыруын күрә, ләкин никтер туктатмый.

Хатынга карата җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100