Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөгелмә районында ун яшьлек бала Солыяз елгасында батып үлгән

news_top_970_100
Бөгелмә районында ун яшьлек бала Солыяз елгасында батып үлгән
Фото: МЧС

Бөгелмә районында балаларның су буенда уйнавы фаҗига белән тәмамланган. Бу хакта МЧС хәбәре чыкты.

Подгорный бистәсендә балалар Солыяз елгасы яры буенда уйнаганнар. Яр биек була, бераздан балалар 2014 елгы малайны югалталар. Башта үзләре эзли, аннары таба алмагач, өлкәннәрне чакыралар. Полиция бистәдәге кешеләр ярдәме белән баланы эзли башлый һәм аны Солыяз елгасында табып алалар. Ул ярдан 2 метр ераклыкта суда табыла. Баскыч куеп, аның мәетен тартып чыгарганнар.

МЧС су буенда, боз өстендә уйнауның гомер өчен куркыныч икәнлеге турында кисәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100