Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер мөселман киеме киеп дуңгыз итен рекламалаган һәм соңыннан моның өчен үкенгән

news_top_970_100

Таиланд блогеры дуңгыз итеннән ризык рекламалаган вакытта мөселман киемен кигәне өчен гафу үтенде. Бу хакта «Thaiger» яза, дип хәбәр итә Gazeta.ru.

Соцчелтәрдә «Дядя Тони» буларак танылган 48 яшьлек инфлюенсер Чароенсак «Тони» Фосичай «TikTok»та Пхетчабун провинциясендәге үзенең рестораны өчен проморолик төшергән. Потенциаль клиентларның игътибарын җәлеп итү өчен, ул мөселманнар гадәттә намазга, мөһим чараларга һәм дини тантаналарга кия торган озын ак күлмәк кия. Кадрда ул ислам динендә тыелган ризык – кыздырылган дуңгыз итен күрсәтә һәм Тай Яңа елы вакытында аның ресторанына килергә чакыра.

Видео вируслы булып чыга һәм бик күп тамашачыларны җәлеп итә. Алар барысы да авторны гафу үтенергә мәҗбүр итә.

«Видеоны бетер һәм гафу үтен. Әгәр моны эшләмәсәң, үкенерсең», «Дядя, сиңа дуңгыз итен рекламалау өчен бу киемне кияргә кирәкми. Моның урынсыз икәнен үзең беләсең бит. Караулар саны турында гына уйлама», – дип язганнар блогерга.

Соңрак инфлюенсер видеоны бетерә һәм үз битендә яңа ролик урнаштыра. Роликта ул беркемне дә мыскыл итәргә җыенмавын белдерә, чөнки аның үзенең дә мөселман дуслары бар икән. Ир-ат Дубайда кием сатып алуы һәм әлегә кадәр аны чүлдә фотосессия вакытында гына киюе турында сөйләгән. Хәбәр ителгәнчә, гафу үтенү видеосы вазгыятьне яхшыртмаган. Һәм хәзер җирле ислам комитеты вәкилләре Тони абыйга рәсми шикаять язарга ниятли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100