Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш кыз һәм ике ул тәрбияләүче ана: «Мин берүзем, ә балалар җидәү»

Полина Ильина 5 кыз һәм 2 малай тәрбияли. Анага 36 яшь. Аның төп принцибы: һәр баланың нәрсә теләгәнен тыңлау һәм үз теләкләреңне аларга мәҗбүриләп такмау.

news_top_970_100
Биш кыз һәм ике ул тәрбияләүче ана: «Мин берүзем, ә балалар җидәү»
Фото: chelny-izvest.ru

«Алар барысы да – шәхесләр, бер гаиләдә үсүләренә карамастан, алар төрле, һәрберсенең үз холкы. Лаеклы кешеләр тәрбияләү, аларга әхлакый кыйммәтләрне сеңдерү, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә, кечеләре белән уртаклашырга өйрәтү – зур хезмәт», – дип сөйли күп балалы яшь әни Полина Ильина.

Иң олы кызы Софиягә 15 яшь. Ул гитарада уйнарга ярата һәм мәктәп советында тора, 9 нчы сыйныфны тәмамлый, имтиханнарга әзерләнә, алга таба логист һөнәрен алырга тели. 11 яшьлек кызы Василиса музыка мәктәбендә вокал сыйныфында белем ала, шәһәр чараларында чыгыш ясый. 9 яшьлек Есения 5 нче сыйныфтан кадет мәктәбенә укырга керергә планлаштыра, 7 яшьлек Евгений сәнгать мәктәбенә укырга керә, ике бала – 4 яшьлек Таисия һәм 2 яшьлек Николь әле балалар бакчасына йөриләр.

Улы Матвей 69нчы коррекция мәктәбенең 7нче сыйныфында укый, аның инвалидлыгы бар. Полина хәтта коррекция мәктәбендә дә иң яхшы укучыларның берсе булырга мөмкин дип саный. Әнисе аның белән горурлана, чөнки Матвей «Гарнизон» спорт клубында кикбоксинг һәм фитнес-клубта бодифитнес белән шөгыльләнә, аны күп балалы гаиләләргә ярдәм итү акциясе кысаларында бушлай укыталар.

Өйдә мәшәкатьләре күп булуга карамастан, Полина эшли дә, ул – кибеттә велосипедлар җыючы. Гадәти булмаган бу эшне ул бик яратып башкаруын әйтә.

Күп балалы гаилә арендага алынган фатирда яшәргә мәҗбүр. Полина 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен торак шартларын яхшыртуга документлар тапшырган. Шулай итеп Ильиннар үз торакларын булдырырга өметләнә.

Полинага балаларны бакчадан алырга кайвакыт күршесе ярдәм итә, шулай ук ярдәмгә еш кына дәү әниләре, кайвакыт элекке ире дә килә.

«Мин берүзем, ә балалар җидәү. Алар миңа авыр икәнен аңлыйлар, шуңа күрә һәрнәрсәдә ярдәм итәләр: ризык әзерлиләр, җыештыралар. Алар мөстәкыйль, шуңа күрә тормышта һичшиксез югалмаячаклар. Аларның теләкләрен һәрвакыт тыңлыйм. Бала эшне үзе теләп башкара икән, барысы да яхшы килеп чыга. Ә мәҗбүр итсәң, нәтиҗәсе дә начар», – ди Полина.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Юлия Зәйнуллина.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 апрель 2024
    Исемсез
    Молодец Полина ин зур телэк сине фатирлы итеп куру
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100