Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш бала атасы Сергей Жуков хатынына: «Синнән бала телим. Һәм тагын берне. Һәм тагын...»

news_top_970_100
Биш бала атасы Сергей Жуков хатынына: «Синнән бала телим. Һәм тагын берне. Һәм тагын...»
Фото: Сергей Жуковның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Руки Вверх!» төркеменең лидеры Сергей Жуковның һәм аның хатыны Регинаның узган елның 7 декабрендә уллары туды. Малайга Эван дип исем кушканнар. 5 бала атасы дулкынландыргыч мизгел фотолары белән әле яңа гына бүлеште. Ул бишенче баласы туган хастаханәдән гаилә фотосын күрсәтте.

Фотода хатынына бала таптырган табиб та бар. Артист табибка һәм хастаханә хезмәткәрләренә хатынына игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдергән.

Фото: Сергей Жуковның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Мин сине яратам» дигән җөмләне бу сүзләрне кулланмыйча ничек итеп әйтәр идегез? «Синнән бала телим. Һәм тагын берне. Һәм тагын...» – дип әйтер идем мин», – дип хис-кичерешләре белән бүлешкән Сергей Жуков.

Сергей Жуков белән Регина Бурд 17 ел бергә, аларны Россия шоу-бизнесында иң ныклы пар дип йөртәләр. Яңа туган улларыннан башка алар 14 яшьлек Никаны, 13 яшьлек уллары Энджелны һәм 8 яшьлек Миронны тәрбияли. Сергейнең беренче никахыннан туган кызы Александрага 22 яшь, ул АКШта яши.

Сергей Жуков тумышы белән Ульяновск өлкәсеннән, аның әнисе татар кызы, исеме Лилия Наил кызы. Сергей Жуков бабасы Наилнең оныклары белән татарча сөйләшүен искә алгалый.

Фото: Сергей Жуковның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100