Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Берничә тапкыр хөкем ителгән бодибилдер үги әтисен үтергән, әнисе комада

news_top_970_100

Комсомольск-на-Амуре шәһәреннән бодибилдер үги әтисен үтергән һәм әнисен комага җибәргән. Сорау алуда ул үз гаиләсен күптән күралмавын әйткән.

SHOT мәгълүматлары буенча, 41 яшьлек Михаил әнисе һәм үги әтисе белән бер йортта яшәгән. Чираттагы ачуланышудан соң Миша, котырынып, балта ала һәм үги әтисе – 63 яшьлек Рәфыйкка ташлана. Бөтен көче белән ир-атның башына 4 тапкыр суга. Һәм болар барысы да олы яшьтәге әнисе күз алдында була. Ләкин улы аны да кызганмый. Ул пенсионер әнисенә дә балта белән китереп суга.

Бодибилдер, әнисе дә үлгән дип уйлап, үтерү урыныннан кача. Ләкин хатын исән кала. Хәзер ул кома хәлендә реанимациядә.

Михаилны кайнар эзләр буенча тоткарлыйлар. Ул инде бик күп тапкыр хөкем ителгән булып чыккан: наркотиклар, автомобиль урлау, күпсанлы урлаулар һәм үтерү белән янаган өчен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100