Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башка пациентлар да елады»: хәрби яман шештән операция кичергән әнисе янына кайткан

news_top_970_100

Җитди операция вакытында әнисенә терәк булсын өчен, «Белка» кушаматлы хәрбине Чаллыга кыска вакытлы ялга җибәргәннәр. Аның әнисенең күкрәгендә яман шеш тапканнар. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Горздрав хәбәр иткәнчә, онкологлар 50 яшьлек хатын-кызга мастэктомия ясаган. Имплант кую алдыннан сөт бизләренең зарарланган тукымасын алганнар, тирене саклап калганнар. Операция 2 сәгать тирәсе дәвам иткән.

Операциядән соң икенче көнне хәрби әнисе янына килә. Ана белән баланың йөрәккә үтеп керерлек очрашуын күргәч, башка пациентлар да күз яшьләрен тыеп кала алмаган. Әнисенең хәле әйбәт, ә хәрби озакламый кире китәчәк...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100