Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бергә тудылар, бергә үлделәр» – Татарстанда батып үлгән егет белән кыз игезәкләр булган

news_top_970_100
«Бергә тудылар, бергә үлделәр» – Татарстанда батып үлгән егет белән кыз игезәкләр булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанның Азнакай районында Ык елгасында батып үлгән 18 яшьлек егет белән кыз игезәк туганнар булган. Әлеге фаҗигадән соң аларның 66 яшьлек әтиләренә инсульт булган, әниләренең кан басымы күтәрелгән, аны да хастаханәгә салганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

5 июльдә Артур белән Зәрия Күктәкә авылы янында елга буенда сыер көтүен көтә. Эсселектән алҗыгач, алар су коенып алырга була.

«Авылда көтүне чират буенча көтәләр. Ул көнне алар көтә иде. Эссе булды, су коенырга кергәннәр, бик кызганыч. Бик мәрхәмәтле балалар иде», – ди танышлары Айсылу.

Туганнары сүзләренчә, игезәкләр йөзә белгән, ләкин икесе дә берьюлы чумган һәм кире чыкмаган. Бу вакытта каршы якта бер ир-ат балык тотып утырган, коткаручыларны ул чакырган. Егетне 3 сәгатьтән тапканнар, кызны озак эзләгәннәр. Туганнары аны исән дип өметләнгән, агым алып киткән дә бер җирдә аңсыз ятадыр, дип уйлаганнар.

Мәрхүмнәр коенган урында агым көчле, су чоңгыллары да күп булган. Водолазлар кыз мәетен фаҗига урыныннан 500 метр ераклыкта тапкан.

Бер айдан Зәриянең туе булырга тиеш булган. Танышлары сүзләренчә, Артур белән Зәрия тормыш сөючән, яхшы укый, хезмәт ярата. Икесенең дә сөйгән яры калган. Алар бик борчыла.

«Зәрия егетен бик яратты. Алар авылда танышты. Августта никах буласы иде», – ди туган апалары Рузилә.

Зәриянең сөйгән егете социаль челтәрләрдә бергә төшкән фотоларын куйган. Хәзер егет шок хәлендә, ди.

Мәрхүм Артур машина алырга җыенган. «Энем машиналар ярата иде, гел машиналар белән статуслар куйды. Япон машинасы алырга хыялланды, укудан буш чакта акча эшләргә тырышты, техник сызымнар ясый иде. Җәен Артур көтү көтте», – ди туган абыйлары Рифат.

Артур белән Зәрия беркемгә начарлык эшләми торган, игелекле кеше була, башкаларны да магнит кебек үзләренә тартып тора. Мәктәпне бетергәч, икесе дә Лениногорск политехника көллиятенә керә, икенче курсын бетергәч, авылга каникулга кайткан булганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100