Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бердәм дәүләт имтиханы җавапларын интернетта сатып алып буламы?

news_top_970_100
Бердәм дәүләт имтиханы җавапларын интернетта сатып алып буламы?
Фото: Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Бердәм дәүләт имтиханы җавапларын интернатта сатып алып булмый, аттестация башланганчы имтихан биремнәренең интернетта чыккан бер генә очрагы да булмаган. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Игорь Круглинский хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Бу берничек тә мөмкин түгел. БДИ – имтихан биремнәренең иң югары дәрәҗәдә саклануы белән аерылып тора», – дигән Круглинский.

Аның сүзләренчә, имтихан эшләре һәм вариантларын ябык бинада әзерлиләр, анда элемтә чаралары кулланырга ярамый, шулай ук интернетка да кереп булмый.

«Контроль сынау материалы вариантлары әзер булуга, алар шифрлана, очраклы рәвештә төбәкләр һәм имтиханнар уздыру чоры буенча таратыла. Бу процесста катнашкан бер генә кеше дә теге яки бу имтихан пунктына кайсы вариант эләгәсен алдан белми», – дигән Рособрнадзор башлыгы.

Моннан тыш, Интернетта, имеш, БДИ җаваплары дип бастыруларга һәм сатуга тәкъдим итүләргә ведомство ел саен мониторинг уздыра. «Имтихан башланганчы челтәрдә реаль контроль сынау материаллары һәм җаваплар барлыгын теркәгән бер генә очрак та булмады», – дип йомгаклаган Круглинский.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100