Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер райондагы канлы вакыйга: хатын ирнең җенси әгъзасын кисеп аткан

news_top_970_100
Бер райондагы канлы вакыйга: хатын ирнең җенси әгъзасын кисеп аткан

Татарстандагы социаль челтәрләрдә видеоролик таралды. Бу хәл Менделеевск районында 25 мартта булган, дип язалар.

Имеш, чыгышы белән Удмуртиядән булган ир Менделеевскидагы бер хатын белән эчеп утырган. Имеш, ул шунда үзенең хыянәт иткәнлеген әйтә. Ярсыган хатын аның җенси әгъзасын кисеп ташлый. Күршеләре әйтүенчә, хатын пычак белән бер генә селтәнгән. Полиция, «ашыгыч ярдәм» килгәндә, канга баткан ир ванна бүлмәсендә яткан була. Аны хастаханәгә алып китәләр, әмма әгъзасын кире кайтару мөмкин булмый.

Видеода ир «бүген генә таныштык» дип әйтә, шуңа бу фаразның ни дәрәҗәдә дөрес икәнлеге шик астында.

Видеодагы хатын-кыз үзенең нишләгәнен белештермәс рәвештә. Подъезд мәйданчыгы да канга баткан.

Әлегә полициядән рәсми мәгълүматлар юк.

Социаль челтәрләрдә бу видеога күп комментарийлар язганнар. Хатын-кызлар, бу хатынны кичерергә кирәк, дип язалар, «хыянәтчеләр үзгәрми». Ирләр моны «вәхшилек» дип атый, ирнең каршы тормавына гаҗәпләнәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100