Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгородны утка тотканда 9 яшьлек малай 9 айлык сеңлесен гәүдәсе белән каплаган

news_top_970_100

Белгород өлкәсендә Беловское авылында Украина һөҗүме вакытында 2 бала – Женя исемле 9 яшьлек малай һәм аның 9 айлык сеңлесе яраланган. Бу хакта төбәк башлыгы Вячеслав Гладков үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте дип яза «Российская газета».

Аның сүзләренчә, кыз бала абыйсы аркасында гына исән калган. Женя сеңлесен үз гәүдәсе белән каплаган.

Атыш вакытында 9 яшьлек Женя үзен чын геройларча тота – 9 айлык сеңлесе Ангелинаны үз гәүдәсе белән каплый. Нәтиҗәдә, малайның баш мие һәм баш сөяге, йомшак тукымалары зарарлана. Шулай ук, кечкенә кызның да башына зыян килгән, йөзе һәм кул чуклары яраланган.

«Балаларның әнисе белән сөйләштем, ул гел алар янында. Аларның гаиләләре зур һәм тату – 4 балалары бар. Ханым сөйләгәнчә, шартлау вакытында Женя үзен чын геройларча тоткан, нәни сеңлесен үз гәүдәсе белән каплаган», – дип язган губернатор.

Хәзер балалар икесе дә өлкә балалар клиник хастаханәсендә, хәлләре уртача авырлыкта. Аларны федераль үзәктән килгән табиблар дәвалаячак.

«Тагын да нәтиҗәлерәк дәвалау өчен, федераль үзәктән травматолог һәм реаниматолог чакырттык. Алар инде иртәгә килеп җитәчәк һәм безнең табибларга ярдәм итәчәк», – дип сөйләгән губернатор.

Шулай ук Беловское авылындагы һөҗүмдә олы ир-ат та зыян күргән. Ул табибларга ярдәм сорап үзе мөрәҗәгать иткән. Башы яраланган иргә табиблар тиешле ярдәм күрсәткән һәм амбулатор дәвалануга өенә кайтарып җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100