Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгородка Украина ягыннан кабат һөҗүм: тагын 2 кеше һәлак булды

news_top_970_100
Белгородка Украина ягыннан кабат һөҗүм: тагын 2 кеше һәлак булды
Фото һәм видеолар "Демидов" Телеграм-каналыннан.

Бүген Белгород өлкәсенә Украина һөҗүмендә тагын 2 кеше кеше һәлак булган.

Белгород губернаторы Вячеслав Гладков Грайворон шәһәрен утка тотканда җирле саклану отрядында хезмәт иткән ирнең үлүе турында хәбәр итте.

Соңрак бер кешенең Белгородта һәлак булуы билгеле булды. Ул кибеттә эшләгән булган, шәһәрне аттырганда күкрәге һәм корсагы яраланган, аны табиблар саклап кала алмаганнар. Шулай ук ике еше яраланган. Сәнәгать предприятиесендә эшләгән ирнең күзенә ярчык кергән. Урамда машинада барган икенчесенең башы яраланган.

Кичә Белгород өлкәсендә юлдан барган машинага снаряд тия, ул тулысынча янып беткән. Автомобиль йөртүче һәлак була, 4 кеше яраланган. Бу хакта Белгород мэры Валентин Демидовның «Телеграм»дагы каналында язды.

Шәхси секторда 5 йортның коймасына, фасадларына, түбәләренә һәм хуҗалык корылмаларына зыян килгән.

25 машинага зыян килгән. Шулай ук фаҗига урыныннан ерак түгел медицина оешмасы бинасына да зарар килгән.

Белгородта ВСУның чираттагы һөҗүмендә машина рулендәге хатын-кыз һәлак булды, 3 кеше зыян күргән. «Һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашам, яраланганнарның тизрәк савыгуын телим», – дип язган Белгород мэры Валентин Демидов.

Күпфатирлы 8 йортта 8 фатирында тәрәзәләргә зыян килгән. 3 шәхси йорт, 3 хуҗалык корылмасы зарарланган. Белем бирү оешмасында 2 тәрәзә чатнаган. 13 машинага зыян килгән.

Волчанская урамында һәм Корочанская урамнары чатында машиналар хәрәкәте өлешчә ябылган. Бу – атыштан соң юлга һәм берничә машинага зыян килүгә бәйле.

Соңрак билгеле булганча, әлеге урамнарда машина хәрәкәте яңадан ачылган. Коммуналь хезмәтләр территорияне чистарткан.

Видеода күренгәнчә, күпфатирлы йортның тәрәзә һәм балкон пыялалары ватылган, урыны белән фасадларга да зыян килгән. Шулай ук, берничә машина зарарланган, аларның берсе тулысынча янып беткән.

Демидов сүзләренчә, хәзер 3 кешенең зыян күрүе турында билгеле. Берсенең кабыргалары сынган, күкрәк читлеге имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Шулай ук кыйпылчык белән йөзе яраланган бер ирне дә хастаханәгә алып киткәннәр. Моннан тыш, бармагы киселгән һәм контузия алган бер хатын-кыз да табибларга мөрәҗәгать иткән, тик хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Соңгы мәгълүматлар буенча, күпфатирлы 14 йортта 33 фатирга, 5 шәхси йортка зыян килгән.

«Моннан тыш, белем бирү оешмасына һәм 2 сәүдә үзәгенә дә зыян килгән», – дип язган Демидов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100