Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башта ире, аннары нәни баласы үлде». 5 яшьлек малай эте белән йөргәндә батып үлгән

news_top_970_100
«Башта ире, аннары нәни баласы үлде». 5 яшьлек малай эте белән йөргәндә батып үлгән
Фото: © «Татар-информ»

Ростов өлкәсендә 5 яшьлек малай эте белән елгада боз өстеннән йөргәндә батып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тацинский районындагы бер хуторда 17 мартта фаҗига була – Быстрая елгасында бала бата. Коткаручылар белешмәсе буенча, аңа ярдәм итүче булмаган, сабый һәлак.

Авыл халкы сүзләренчә, Арсений (исеме үзгәртелә) тыныч, тыйнак бала, күп балалы гаиләдә үсә. Аның овчарка эте бар, эт баланың иң тугры дусты була.

Фаҗига булган кичтә Арсений эте белән йөрергә чыгып китә, әнисе өй эшләрен эшли.

«Аның 5 улы бар, олысына 17, икенчесенә 15, аннары Арсений, аннары 3 яшьлек һәм 6 айлык уллары. Көзен махсус хәрби операциядә ире үлде. Ул үз теләге белән китте, Туган илне яклау – бурыч, дип саный иде. 18 октябрьдә үлде. 5 ай узгач, 17 мартта улы да үлде», – ди авылдашлары.

Арсений чыгып китеп, 1,5 сәг узгач, әнисе чаң суга башлый. Аның сүзләренчә, бөтенләй чыланып беткән овчарка өйгә кайткан, ә бала аның белән булмаган. 20 минуттан баланы бөтен авыл эзли башлый.

Өйдән 20 минутлык ераклыкта эт һәм бала эзләре табыла. Аннары елга буйларыннан эзлиләр. Тапканда, бала сулыш алмый инде.

Авыл халкы сүзләренчә, малай юка бозга баскан, аннары боз ярылгандыр. Овчарка ярга чыга алган, ә баланың көче җитмәгәндер.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100