Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда тагын бер мәчет янган

news_top_970_100
Башкортстанда тагын бер мәчет янган
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

15 апрельдә Башкортстанның Аскын районы Солтанбәк авылында агач мәчет янган. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгында зыян күрүчеләр булмаган. Бу хакта «ДТП02 Уфа Башкирия» «ВКонтакте» төркемендә хәбәр итәләр.

«Беренче булып Солтанбәк һәм Урмияз авыллары янгын сүндерүчеләре килде, алар башланган янгынны локальләштергән һәм ачык утны сүндерә алган», – дип диелә министрлык хәбәрендә.

Янгынны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре тикшерә.

Башкортстанның Бүздәк районында Иске Богады авылында 10 апрель көнне – Ураза гаете төнендә дә мәчет януын хәбәр иткән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100