Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда сабый «караҗиләкле кекс» кебек тимгелләр белән туган

news_top_970_100

Башкортстан табиблары тәнендә «караҗиләкле кекс» тибындагы тимгелләр булган сабыйны коткарып калган. Сабый Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә җитлеккән килеш дөньяга килә. Тик аның хәле бик авыр була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Яңа туган сабыйга беренче реанимация ярдәме күрсәтәләр, аннары реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә салалар, ИВЛга тоташтыралар.

Тикшергәннән соң, сабыйда цитомегаловирус табыла. УЗИда карагач, баланың бавыры һәм талагы 4 см га зураю ачыклана, баш миендә кисталар була, баш миендә буразналар рәсеме начар беленә. Эчке органнары куышлыкларына сыеклык җыелган. Вирус йогынтысында балада гепатит, үпкәләр, бөерләр, күз сетчаткасы һәм кан тамырлары тышчасы, баш мие тышчасы һәм матдәсе ялкынсынган була.

Табиблар балага берничә тапкыр кан компонентлары сала, тиешле дәвалау билгелиләр.

«Баланың хәле стабильләште, 9нчы тәүлектә хәле яхшыргач, аны җитлекми туган һәм яңа туган балалар патологиясе бүлегенә, аннары 14 көн узгач, 17нче хастаханәгә дәвалануга күчерделәр», – дигән сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин телеграм-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100