Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ир-атка аю һөҗүм иткән – табиблар гомерен саклап калу өчен тырыша

news_top_970_100
Башкортстанда ир-атка аю һөҗүм иткән – табиблар гомерен саклап калу өчен тырыша
Фото: www.bashinform.ru

Башкортстанда кешегә аю һөҗүм иткән. Аның гомере өчен Баймак үзәк район хастаханәсе табиблары көрәшә. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте, дип яза Башинформ.

Билгеле булганча, 62 яшьлек ир-ат хастаханәгә хатыны озатуында ярдәм сорап килгән. Хатыны әйтүенчә, урманда аңа аю һөҗүм иткән. Пациентны ашыгыч рәвештә хирург, реаниматолог, невролог, окулист караган, шулай ук 21 нче шәһәр хастаханәсенең теш казнасы-бит хирургы белән телемедицина консультациясе үткәргәннәр.

«Хәзерге вакытта ир-ат авыр хәлдә реанимациягә госпитализацияләнгән. Аның күпсанлы ертылу яралары, сыну җәрәхәтләре бар. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә, пациентны Уфага күчерү мәсьәләсе хәл ителә. Бу – аның торышының тотрыклылыгына бәйле булачак», – дип язган министр үз социаль челтәрләрендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 март 2025
    Исемсез
    Аюдан ничек котылганнар микән? Ахырзамандыр инде. Көн туса я эт талап үтергән, я аю, дигән хәбәрләр. Татар, башкорт республикалары туристлар, кунаклар чакыру буенча беренче урынга чыктылар бугай инде, үлем-китемнәр буенча ничәнче урында микән?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100