Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт хуҗабикәсе» ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан

news_top_970_100
«Башкорт хуҗабикәсе» ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан
социаль челтәрләр

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган популяр блогер Миләүшә Шәйхисламова ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан. Блогер моның өчен Махачкала табибларына мөрәҗәгать иткән.

Миләүшә әлеге операциягә инде узган елның җәендә үк кермәкче иде. Ниндидер сәбәпләр аркасында бу процедура кичектерелеп килде.

Ашказанын кечерәйтү буенча операция cоңгы вакытта блогерлар арасында нык популярлашты. Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова, Эльвина Сибгатовалар әлеге операцияне ясатып, бик нык ябыктылар. Миләүшә Шәйхисламовага да коллегаларының матурланып, ябыгып китүе этәргеч биргән.

Блогер сторисларында үзенең операциягә кадәрге фотосын күрсәтте. Ул анда су коену костюмыннан басып тора.

«Дуслар, мине менә шундый итеп истә калдырыгыз. Чөнки тиздән үзгәрешләр башланачак. Биредә минем авырлыгым 105 килограмм.

Әлбәттә, операциядән соң ук зифа буй-сынлы булмаячакмын, моның өчен вакыт кирәк. Ләкин, минем фикеремчә, инде 1-2 айдан аерма күренә башлаячак. Һәрхәлдә, мин моңа өметләнәм», – дип язды Миләүшә сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100